Район мөхтәсибе Ильмир хәзрәт Хәсәнов мәчетләрдә җомга намазын кыскарту кирәклеген искәртте
Моңа кадәр Татарстан мөфтие Камил Хәзрәт Сәмигуллин үзенең инстаграмында короновирус таралу куркынычы зур булу сәбәпле, мәчетләрдә җомга намазын уку дәвамлылыгын 10-15 минутка кадәр кыскартырга чакырды.
Ул халыкны моңа аңлап карарга кирәклеген әйтте. 65 яшьтән өлкәнрәкләргә намазны өйдә генә укырга кирәклеген әйтте.
Ильмир Хәсәнов мөфтинең әлеге мөрәҗәгате мәхәлләләргә җиткереләсен әйтте. Шулай ук әлегә мәчетләрдә халык күп туплана торган чараларның кичектерелеп торачагын да белдерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев