Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Районның иң өлкән кешесе 102 яшьлек Мәрьям әби Низамова бүген нишли?

Районның иң өлкән кешесе - Иске Суыксудан Мәрьям әби Низамова февраль азагында, Алла бирсә, 103нче яшькә чыгачак. Мәрьям әбине шәһәрнең Чапаев урамындагы олы кызына килгән җирдән эзләп таптык. Ишектән килеп керә-керешкә, күзләре күрмәсә дә, "Килеп җиттеңме, кызым",- дип каршылады. -Хәлегез ничек? Ни эшләр майтарасыз, дип соравыма каршы әби көне буе...

Районның иң өлкән кешесе - Иске Суыксудан Мәрьям әби Низамова февраль азагында, Алла бирсә, 103нче яшькә чыгачак.
Мәрьям әбине шәһәрнең Чапаев урамындагы олы кызына килгән җирдән эзләп таптык. Ишектән килеп керә-керешкә, күзләре күрмәсә дә, "Килеп җиттеңме, кызым",- дип каршылады.
-Хәлегез ничек? Ни эшләр майтарасыз, дип соравыма каршы әби көне буе яшьлеген искә төшереп утыруын әйтте. Зиһененә яшьләр көнләшерлек. Мәктәптә укыганда хәтерендә калган Тукайның "Март башы", "Туган авылым", "Карлыгач"ын сөйләгәндә ник бер ялгышсын. Хәер аның үз язмышы Тукайныкы сыманрак. Әнисе яшьли үлгән. Үги ана белән дә, туганнарда да, күршедә дә - кайда сыендыралар, шунда үскән. Ничек итеп кияүгә чыгуын да кызык итеп сөйләде ул. 13 яшьлек кызлар аулагына бик матур ал күлмәк кигән кыз. Аулактан соң, икенче көнне булачак ире Шакирдан хат килеп ирешкән. Анда язылган сүзләрне дә онытмаган әби
Башымдагы фуражкамның кәзирүге брилиант түгел, алмаз,
Чын күңелдән йөргән егет, сөйгәнен алмый калмас,- дигән юллар булган. Ятимлектән тәмам туйган кыз:
Шулай сөелеп-сөешеп тә, нигә бергә булмаска, дип җавабын да язган.
Мәрьям әби җиде буын бабасын да ялгышмый санап күрсәтте. Хөсәен, Сәймәт, Мәймәт, Сәйдәш, Кодергали һәм Сәетбаттал - бу исемнәрне кечкенәдән хәтерли ул.
- Гомерендә дару капмады ул, грипп йөри берәр дару эчәсеңме әллә дип әйткән идем, кул гына селтәде,- ди кызы Равия апа.
- Мин авырмыйм, авырсам, әнә бал, -дип сүзгә кушыла әби. Әле күптән түгел әби төшендә ун пар алма күргән.
-Белеп торам, тагын бер ун елга якын гомерем бар әле, диде ул озатканда безгә дә. Язсын Ходай, ун елдан соң да очрашырга сүз куешып саубуллаштык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев