“Районның иң матур күпкатлы йорт ишегалды” фотобәйгесенә йомгак ясадык
Хөрмәтле укучыларыбыз! Хәтерләсәгез, без ай ярым элек - 25 июнь көнне "Районның иң матур күпкатлы йорт ишегалды" фотобәйгесен игълан иткән идек. Бүгенге көнгә 99 кеше үзе иң матур дип тапкан йорт ишегалды өчен тавыш бирде. Шулар ярдәмендә без урыннарны билгеләдек. Беренче урында - Лашчы станциясенең Үзәк урамындагы 3 номерлы йорт...
Хөрмәтле укучыларыбыз! Хәтерләсәгез, без ай ярым элек - 25 июнь көнне "Районның иң матур күпкатлы йорт ишегалды" фотобәйгесен игълан иткән идек. Бүгенге көнгә 99 кеше үзе иң матур дип тапкан йорт ишегалды өчен тавыш бирде. Шулар ярдәмендә без урыннарны билгеләдек.
Беренче урында - Лашчы станциясенең Үзәк урамындагы 3 номерлы йорт ишегалды (47,4 процент тавыш алды)
Икенче урында - шәһәрнең Гагарин урамындагы 21 номерлы йорт ишегалды (29,5 процент)
Өченче урында - шәһәрнең Үзәк урамындагы 9 номерлы йорт ишегалды (23,2 процент)
Биргән тавышларыгыз өчен зур рәхмәт!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев