Республика, шәһәр һәм район туган көннәрен буалылар кайда бәйрәм итәчәк
29 августта үзәк мәйданда Республика көннә һәм шәһәребез, районыбыз туган көнгә багышланган зур бәйрәм булачак. Тантана 10 сәгатьтә мәйдан үзәгендә урнаштырылган сәхнәдә бәйрәм концерты белән башланып китәчәк. Шуннан ерак түгел "Буа осталары" ясаган кул эшләре күргәзмәсендә җирле рәссамнарның картиналары, кул эшләнмәләре урын алачак, мольберт такталарда рәсем ясау да булачак. Шәһәр...
29 августта үзәк мәйданда Республика көннә һәм шәһәребез, районыбыз туган көнгә багышланган зур бәйрәм булачак. Тантана 10 сәгатьтә мәйдан үзәгендә урнаштырылган сәхнәдә бәйрәм концерты белән башланып китәчәк. Шуннан ерак түгел "Буа осталары" ясаган кул эшләре күргәзмәсендә җирле рәссамнарның картиналары, кул эшләнмәләре урын алачак, мольберт такталарда рәсем ясау да булачак. Шәһәр мәктәпләре укучылары исә, декоратив кул эшләре буенча мастер-класс күрсәтәчәкләр. Китапханәчеләр халыкны әдәби ишегалдына чакырачак. Ял үзәге каршында "Минем туган ягым - кайда бар шундый тагын" дип исемләнгән фотокүргәзмә куелачак. Шунда ук спорт, күңел ачу уеннары, караоке, сәүдә рәтләре оештырылачак. Оешма-предприятиеләр, торак милекчеләре ширкәтләре арасында, шәһәрдә һәм авылда үз йорты тирәләрен чәчәкләр белән иң матур бизәүчеләрне бүләкләү дә булачак.
Ә кич 18 сәгатьтә зур сәхнәдә район үзешчәннәре катнашында зур концерт оештырылачак. Бәйрәм 20 сәгатьтә фейерверк белән тәмамлана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев