Республиканың сугыш фотохроникасында буалылар язмышлары
Республикада киләчәктә сугыш еллары хатирәләрен саклаячак фотолар, алар белән бәйле булган хатирәләр архивы туплана башлавы турында хәбәр иткән идек инде.
“Бөек Ватан сугышы еллары гаилә фотохроникасы” дип аталучы әлеге акция буалыларда зур теләктәшлек тудырды. Район ветераннар Советы рәисе Җәүһәрия Хөснетдинова сүзләренә караганда, иске фотоларны җыю, мәгълүматларын туплау, сканерлау районда дәвам итә. Бу эш белән шәһәрдә мәктәпләр коллективлары, ветераннар советы, авылларда шулай ук мәктәпләр, беренчел ветераннар оешмалары шөгыльләнә. Алар, сканерланып, мәктәптән тыш эшләр үзәгендә тупланып, эшкәртелгәннән соң, республика буенча базага җибәрелә тора. Ә оригиналлар кулларыгызга кире кайтарылачак. Бүгенге көндә республика буенча шундый 3 меңгә якын мәгълүмат тупланган. Алар арасында фотохроникаларның 150гә якынын буалылар җибәргән.
Җиңү бәйрәме алдыннан әлеге акция турында тагын бер кат исегезгә төшерәсе килә. Гаилә архивларыгызда сугыш еллары хәтирәсен саклаган фотолар булса, мөрәҗәгать итмичә калмагыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев