Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Республиканың авыл хуҗалыгы министры урынбасары Нияз Хурамшин Буа районында үз эшен булдыручылар хезмәте белән танышты

Республиканың авыл хуҗалыгы министры урынбасары Нияз Хурамшин Буа районында үз эшен булдыручылар хезмәте белән танышты

Нияз Хурамшин Буа районында авылда кече формадагы хуҗалык алып баручы хуҗалар янында булып, аларның эшләре белән танышты. Безнең районда төрле өлкәдә эш белән шөгыльләнүчеләр бар: фермерлык хуҗалыклары, кооперативлар, предпринимательләр, шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручылар.


Очрашу вакытында җитәкчелек  перспективалар, авыл хуҗалыгын  һәм бу өлкәдәге бизнесны үстерү, килеп туган проблемалар туганда фикер адышты. Шулай ук эш тәҗрибәсе белән уртаклашу да Нияз Хурамшинның Буага килүенең төп максаты булды. 

Терлек тотучы хуҗалыкларда азык рационы, терлекләрнең баш саны белән кызыксынды. 

Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тәкъдим иткән грантта катнашкан Хәйруллиннар хуҗалыгын да карады.

Алар әлеге грант кысаларында Газель автомобиле алганнар иде инде. Бүген поставщиклар белән тыгыз элемтә оештырып, итле продукция дә эшләп чыгара башлаганнар. 

Нияз Хурамшин кече формадагы хуҗалыкларда эшнең алга баруын ассызыклады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев