Ринат Гайзатуллин Иске Суыксу укучылары белән очрашты
Биредә дә Татарстан Конституциясенең 25 еллыгы уңаеннан парламент дәресе узды. Иске Суыксу мәктәбенең өлкән сыйныфлар укучыларына Конституциянең 25 еллыгы, кабул ителү тарихы, республика тормышындагы роле турында мәктәп директоры, тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Илдус Әхмәтшин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ринат Гайзатуллин сөйләделәр. Ринат Рәүф улы, сораулар биреп, укучыларның бу...
Биредә дә Татарстан Конституциясенең 25 еллыгы уңаеннан парламент дәресе узды. Иске Суыксу мәктәбенең өлкән сыйныфлар укучыларына Конституциянең 25 еллыгы, кабул ителү тарихы, республика тормышындагы роле турында мәктәп директоры, тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Илдус Әхмәтшин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ринат Гайзатуллин сөйләделәр. Ринат Рәүф улы, сораулар биреп, укучыларның бу өлкәдә белемнәрен дә тикшерде. Аннан укучылар үзләре аңа сорауларын яудырдылар. Алар Конституциягә дә, депутат эшенә дә, яшәешкә дә кагылды.
- Мине балаларның белемле булулары, Конституцияне укып кына калмыйча, тормыш белән бәйли белүләре сокландырды, - ди Ринат Гайзатуллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев