Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

«Россия казанышлары» сайтында Татарстан авыл хуҗалыгы өчен тавыш биреп була

Достижения.рф сайтында тавыш бирергә мөмкин булган объектлар исемлеге киңәйтелде.

Ресурста Татарстан авыл хуҗалыгы тармагы — Россиянең алдынгы авыл хуҗалыгы төбәге булган республика өчен тавыш бирергә мөмкин. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итте.

Авыл хуҗалыгы тармагы өчен достижения. рф сайтында тавыш бирергә мөмкин. Тавыш бирү 30 ноябрьгә кадәр барачак.

Тавыш бирү өчен сылтама
2022 елда Татарстан Республикасы тарихында беренче тапкыр сөт буенча 2 миллион тоннадан артык күрсәткечкә ирешелде. Төбәк аграрийлары 5,2 миллион тонна икмәк уңышы алдылар. Шикәр чөгендере, бәрәңге һәм яшелчәләр буенча да мул уңыш җыеп алынды, диелә министрлык хәбәрендә.

Республика Россия Федерациясе субъектлары арасында сөт җитештерү буенча — беренче урында, бәрәңге буенча икенче урында тора, терлек һәм кош ите, ашлык, йомырка, шикәр чөгендере җитештерү буенча даими рәвештә төбәкләр унлыгына керә.

Төбәкләр казанышлары ВДНХда — «Россия» халыкара күргәзмә-форумында күрсәтеләчәк, ул 2023 елның 4 ноябрендә Мәскәүдә ачыла. Анда илнең һәр төбәгенең үз стенды булачак, күргәзмәдә катнашучыларның "Төбәкләр көне"ндә катнашу мөмкинлеге дә була, диелә хәбәрдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев