Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Россия Президенты якташыбызны бүләкләү турында Указга кул куйган

Владимир Владимирович Путин Татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллинны «Мәдәният һәм сәнгатьтәге хезмәтләре өчен» медале белән бүләкләү турында Указга кул куйган. Бу бүләккә мәдәният һәм сәнгать үсешенә зур өлеш керткән кешеләр лаек була.

 

 

Бу хакта Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең «ВКонтакте» аккаунтында хәбәр ителә.

Кадим Назыр улы Нуруллин 1975 елның 2 июлендә ТАССРның Буа районы Ташкичү авылында туган.

Хезмәт юлын Буа районында киномеханик булып башлаган. 1997 елда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясен тәмамлаганнан соң, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрына администратор булып килә. Күпмедер вакыттан соң баш администратор вазифасына күчерелә. Талантлы оештыручы булуын күрсәтә һәм кыска вакыт эчендә театр директоры урынбасары итеп билгеләнә. 2003 елның 3 декабреннән Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясен җитәкли.

Кыска вакыт эчендә филармониянең проблемаларына һәм ихтыяҗларына республика җитәкчелеге игътибарын җәлеп итә. Ул административ бинага капиталь ремонт ясатуга ирешә. Шулай ук С.М.Киров исемендәге Мәдәният сарае 605 тамашачы сыйдырышлы заманча филармония концерт залы итеп үзгәртеп корыла. Бу филармония коллективлары эшендә зур перспективалар ача, Россиядән һәм чит илләрдән солистларны һәм иҗат коллективларын чакыру мөмкинлеге бирә.

Якташыбызны алдан ук котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев