Россия Хөкүмәте эшләүче ата-аналарга ярдәм чараларын хуплады
Россия Хөкүмәте 1,5 яшькә кадәрге балалар тәрбияли торган эшләүче ата-аналарга ярдәм чаралары турындагы закон проектын хуплады.
Бу хакта РИА Новости агентлыгы Министрлар Кабинеты сайтына сылтама белән хәбәр итә.
"Федераль закон проекты бер яшь ярымга кадәрге балалар тәрбияли торган эшләүче ата-аналарга матди ярдәм күрсәтү максатыннан әзерләнгән. "Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 256нчы маддәсенә үзгәрешләр кертү турында"гы федераль закон проектын хупларга һәм билгеләнгән тәртиптә Дәүләт Думасына тапшырырга", — диелә хәбәрдә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев