Россиядә шикәр бәясе дөньяда иң арзанлыларның берсе булып кала
Россиядә шикәр бәясе дөньяда иң арзанлыларның берсе булып кала. Бу аңа ихтыяҗ тудыра, шул исәптән сәнәгать кулланучылары тарафыннан да. ТАСС Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгына сылтама белән шул хакта хәбәр итә.
«Россия шикәр җитештерүчеләре берлеге бәяләвенчә, быел Россиядә шикәр бәясе дөньяда иң арзанлыларның берсе булып кала, бу аңа ихтыяҗ тудыра, шул исәптә сәнәгать кулланучылары арасында да», диелгән ведомство карарында.
Соңгы айда шикәр бәясе 1,8 процентка кимегән. Бу тенденция узган атнада да сакланды.
Быел шикәр чөгендерен җитештерү сизелерлек артты, бүген бу культураның тулаем җыемы 51,7 миллион тонна тәшкил итә, ул узган елгы күрсәткечләрдән 4 миллион тоннага күбрәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев