Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

«Рубин» футбол клубы Буада талантлар эзли (фото)

Бүген Буага «Рубин»клубының тренерлары һәм яшь футболчылары килде

Алар – Новиков Алексей Олегович ( 2013 елгы тренер), Вертков Арсений Дмитриевич (2012-2015 елгы капкачылар буенча тренер), Мөхәммәтзяров Илдар Әнвәр улы (2013 елгы тренер) Исмәгыйлев Артур Ринат улы (маскот) Тураев Егор Александрович (медиалига уенчысы), Ананикова Афина – (хатын-кызлар футбол командасы уенчысы), Боровский Артем Александрович (ир-атлар футбол командасы уенчысы), Листратов Егор Викторович (пресс- Академия аташесы), Богомолов Роман Сергеевич (ЮФЛ-1 уенчысы), Князев Андрей Николаевич ( Рубин ФК академиясе директоры вазифаларын башкаручы), Басыров Альбер Марсович (җитәкче), Ясянникова Яна Евгеньевна (маркетолог) Шакиров Рөстәм Ядкарович (Рубин ФК МАУ финанс директоры), Андрей Князев (Рубинның элекке һөҗүмчесе, клубның кертелгән уенчылар буенча рекордсмены сезон өчен туплар, Рубин ФК академиясе директоры).

«Батыр» спорт мәктәбе тренеры Ринат Садыйков сүзләренчә, Буа районында футбол белән 200гә якын егет шөгыльләнә. Бу мәктәпкәчә яшьтән башлап, югары сыйныфларны да кертеп. Кунакларның максаты футбол турында сөйләү генә түгел, киләчәктә безнең уенчыларны "Рубин"командасына җәлеп итү иде. Нигездә  рубинчыларны 2013-2014 елгы уенчылар кызыксындыра. Тренер селекционерлар Буага аларның уеннарын карарга, шулай ук төрле турнирларга һәм фестивальләргә чакырырга киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев