Буа яңалыклары

"Байрак" газетасы - Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

“Рубин” футбол клубының буалы фанатлары, барлыгы 60 кеше, Мәскәүгә барып татарстанлы уенчыларга көч биреп торды

“Рубин” футбол клубының буалы фанатлары, барлыгы 60 кеше, Мәскәүгә барып татарстанлы уенчыларга көч биреп торды

 

11 май көнне башкалада Казанның “Рубин” һәм Мәскәүнең “Спартак” футбол командалары очрашты. Аны карарга һәм “Рубин” өчен “авырырга” Татарстаннан 200 кеше барды, шуларның 60ы “Буа фан-клубы” әгъзалары. Кызганычка каршы, ул көнне уен 2:1 исәбе белән “Спартак” файдасына тәмамланды. Ә безнекеләрдән голны Александр Юкич кертте.

“Рубин” катнашында киләсе матч 17 майда Казанда булачак.

Сүз уңаеннан, сезон дәвамында “Рубин” катнашында матчларны буадан 2700 кеше стадионнарга барып карады. Безнекеләр 30 турның 28енә чыга алды. Хәзер әлеге клубта  800ләп кеше. Казандагы матчларга гаиләләр белән өч автобуста, ерактагыларга бер автобуста баралар. Әлеге созонда буалы фанатлар берничә тапкыр Мәскәүдә, Самарада, Нижний Новгородта, Санкт-Петербугрта, Дагыстанда булдылар. Быел да безнең җанатарлар “Рубин” фанатлары арасында футбол турнирында беренче урынны алдылар.

Буа Ультрасы 2022 елдан бирле гамәлдә, иң актив фанатлар сезон ахырында  атрибутика белән бүләкләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев