Руниза Сабитова барлык төр стильле каратэ буенча чемпион Даниланың тренеры да әле
Әниләр көне уңаеннан, баласын дөньяга таныткан көчле дә һәм шул ук вакытта сөйкемле дә булган әнине редакциягә чакырып сөйләшергә булдык.
Руниза Сабитова — күп балалы әни. Ульяновсктан туган шәһәре Буага күченеп кайтканда зурысы Русланга әле 5 яшь тирәсе генә була. Ире Андрей да, Руниза үзе дә спортзалга йөргәндә улларын калдырмыйлар. Малай әтисе артыннан самбо, кул сугышы белән шөгыльләнсә, әнисе күрсәткән каратэ алымнарын да кызыгып кабатлый. Икенче уллары Данила тугач гаилә шундый карарга килә: егетләрне профессиональ дәрәҗәдәге спортка тартып шөгыльләнә башларга! «Россия каратэсы» бөтенроссия җәмгыятенең Татарстан Республикасы буенча региональ бүлекчәсе әгъзасы Руниза Сабитова ире белән «Батыр» спорт мәктәбе базасында «Сапсан» көрәш сәнгате клубы оештыралар.
Бу турыда тулырак итеп "Байрак"("Знамя«, «Ялав») район гәзитенең 24 ноябрьдә чыккан җомга саныннан укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев