Буа шәһәрдәге “Кеше приюты” бинасында, кемнең нинди дин тотуына һәм милләтенә карамастан, йөз кешене кайнар аш пешереп көтәләр
Моннан өч ел элек район мөхтәсибәте авыр хәлдәге кешеләргә ярдәм итү йөзеннән шәһәрнең К. Либкнехт урамында түләүсез кайнар ризык белән тукландыруны оештырып җибәрде. Шул вакыттан бирле аның ишекләре һәркем өчен ачык булып кала.
Без дә игътибар иткәнебез бар: иртәнге сәгатьләрдә үк арба тарткан, велосипед белән килгән кешеләр шул бина тирәсенә җыелышып, сөйләшәләр, аралашалар.

Араларында татарлар да, руслар да, чуашлар да бар. Барысы да бер максат белән килә, кайнар аш көтә. Ашчы Назимә Сөләйманова өч ел инде мәдрәсә кухнясына килеп, иртәнге биштә шулпа куя. Безне ул аш пешеп чыккан вакытка - сәгать 8ләр тирәсенә чакырды. Инде бу вакытта “Кеше приюты” бинасы янына халык җыелган иде. Зур кәстрүлдә шулпа кайный, Назимә апа итләрен алып турап та куйган.

- Бүген макаронлы аш пешерәбез. Кичә борчак иде, төрләндереп торабыз. Һәр көнне 100 кешегә җитәрлек аш әзерлибез. Өч ел элек көнгә 30 порциядән башлаган идек, дип, хуш исле, сапсары шулпаны болгата-болгата сөйли ашчы. Ул зур-зур туңдыргычларда итләрне, капчык-капчык ярмаларны, кишер-суганнарны, ипиләрне, кайнатмаларны барысының да сәдака итеп китерелгән ризыклар булуын сөенә-сөенә күрсәтте.
Адәм балаларын, диненә, милләтенә, халәтенә карамастан, тигез күрү турында гыйбрәтле мисал безнең күзләрне хәтта яшьләндерде. - Кызлар, безнең динебез кешене милләте, дине буенча алай аермый. Күршедә генә кибет бар, шуннан сатып алучы рус та, чуаш милләте кешеләре дә безгә продуктлар кертәләр. Сез бит мөселманнар, төрле дин кешеләрен ашатасыз, диләр. Менә бүген күрерсез, Володя үзе белән дүрт кешегә аш алып китәчәк. Ул аяклары начар йөрүче күрше милләттәшләренә шулай ярдәм итә. Алардан безгә мең рәхмәтләр килеп ирешә, - ди әңгәмәдәшем.
Наталья, Нина исемле әбиләрнең пенсияләре кечкенә. Бигрәк тә кыш көне газ, ут өчен түләүләр күп. Рәхмәт, һәр көнне кайнар ризык ашаталар безне, диләр. Зөлфия апаның улы СВОда үлгән, аяклары бик начар йөри. Ул да мең рәхмәтләрен әйтеп, ашларын мактап сөйләде. Кайвакыт түләүсез аш алырга исерткеч кулланып килүчеләр да булган. Назыймә апа аларга, килгәнсез икән, ризык белән бүлешәбез. Әмма икенче аек баштан килегез, дип әйткән. Арада берничәсе тәмам бөтенләй хәмердән бизде, ди ул, тагын безнең күңелләрне нечкәртеп. Аш пеште, мәдрәсәдә укучы егетләр зур кәстрүлне күтәреп, “Кеше приюты”на илтеп тә куйдылар.

Егермеләп кеше җыелган, ике өстәлгә дә ипи, кайнатма, шикәр комы куелган. Самавырда су кайнап тора, төрле үләннәрдән чәй дә пешергәннәр. Наталья белән Нина әби якында гына яшибез, диләр. Чәшкәләрен үз сумкаларына салып йөртәләр икән. Тәмләп чәй эчеп алдылар.

Шунда эшләүче Фирдинә Нәфиева килүчеләргә ипиләрне бүлеп таратты, аннан савытларына ашларын салып бирде. Барысы да рәхмәт әйтеп, сумкаларына салып таралыштылар. Озакламый үз автомобилендә социаль хезмәткәр булып эшләүче Светлана Кузьмина килеп җитте. Миңа бүген тугыз порция аш кирәк булачак, ди. Ул үзләренә ашарга пешерә алмаган өлкәннәргә шулай аш алып китеп тарата. Араларында урын өстендә булганнары да бар. Светлананың безнең белән сөйләшеп торырга вакыты юк. Тиз арада китеп тә барды. - Күңеле яхшы Светаның, бик саваплы эш эшли. Ризык кына таратып калмый, урын өстендәгеләрнең асларын да алмаштыра. Күптән түгел якыннары булмаган мөселман кешесен дин кушканча җирләү эшләрендә дә бик зур ярдәм итте, - дип, рус милләтле хатын-кызга бик рәхмәтләр әйттеләр.

Сәдака дигәннән, кешеләр ел әйләнәсе корбан чалып, ит китереп торалар. Аннан гошер сәдакасы итеп бирелгән яшелчә запаслары да җитә. Ярмалар, йомырка, камыр ризыкларын да бик еш сәдака итеп кертәләр, диләр.
Иске Суыксудан Гүзәл Җамалетдинова һәр көнне мәдрәсәгә җиде, ике ир-ат, үзләренең кем булуларын да ачык итеп әйтмичә, һәр җомга саен 10 кирпеч ипи китерәләр. Әлеге эшне оешты - рып җибәрүчеләрнең берсе булган имам Фәһим хәзрәт Сөләйманов район мөхтәсибәте оештыруында буранлы көннәрдә кайнар ризыкны юлаучыларга таратулары турында да әйтте. - Аллаһы Тәгалә кешегә ризыкны, ярдәмне үзе җибәрә. Мисал өчен берсендә кыш көне салкында СВОга баручы берничә ир-атны да шулай кайнар ризыклар белән ашатып юлга озаттык. Җимерелеп калдык, дип запас частьләр кибетен эзләп килгәннәр иде. Безгә очрадылар бит. Ничек ярдәм итмисең! Сервисын да табып бирдек, таныш егетләр автомобильләрен дә ясаштылар. Мәдрәсәдә пешкән аштан аларга да өлеш чыкты. Бик рәхмәт әйттеләр. Алар илебез тынычлыгын сакларга барырга дип, юлга чыккан. Нинди дин, милләт кешесе булуга карамастан, Аллаһы Тәгалә ярдәмгә безне җибәргән. Без очраклы рәвештә очраштык,- ди Фәһим хәзрәт. Әле тагын быел сәдакага, дип китерелгән Корбан итләреннән халыкка да шактый өлеш чыгарганнар. Бәбки авылында төрле милләтле ике күп балалы гаиләгә дә корбан ите биргәннәр. Бу – күпмилләтле Буа җирендә яшәүче халыкның дуслыгын, бердәмлеген чагылдырган әле бер мисал гына.
Наилә Хәсибҗанова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев