Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Салават Фәрит Садриевны бүләкләде

«Тантана»ның тагын бер номинациясе бүләгенә Буа дәүләт драма театры директоры урынбасары Фәрит Садриев ия булды.

Шамил Закиров исемендәге премия ул. Аны Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов үзе гамәлгә куйган.

— Мин аны сәхнәдә уйнаучыга түгел, ә театр, дип җан атып йөрүчегә тапшырам. Фәрит Миргасыйм улы — нәкъ шундыйлардан, —диде ул.

Аның суммасы бүгенге көндә мәрхүм Шамил Зиннур улының яшенә бәйле ел саен арта бара — быел ул 79 мең сум тәшкил итте.

Фәрит Садриев һәм Раил Садриев бу көнне тагын бер бүләккә лаек булдылар. «Курчак театрының иң яхшы актеры» номинациясе лауреатларын котларга чыккан якташларыбыз Ирек Закиров, Ренат Харис, Тәүфыйк Сәгыйтов кулыннан алтын җепләр белән чигелгән чапан кабул итеп алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев