Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Салым чигерүе турында

.

Узган атнада район эчке эшләр бүлеге коллективы ярты еллык эшчәнлегенә йомгак ясады. Буалылардан мошенникларга “бүләк” – 4 миллион сум e Фаил Кәримов исерек йөртүчеләрне тоткарлау буенча иң зур күрсәткечкә ия булган. /ФОТО РАЙОННЫҢ РӘСМИ САЙТЫННАН. ЮХИДИ хәбәр итә 19 яшьлек кызны бәрдерделәр dСтудент кыз катнашында юл-транспорт фаҗигасе 10 июльдә шәһәренең Ефремов һәм К. Либкнехт урамнары киселешендә булды. Кыз кичке тугызлар тирәсендә автомобиль юлындагы “зебра”дан чыккан. Шул вакыт хәрәкәт полосасыннан килүче 1976 елгы “Лада Веста” автомобиле хуҗасы аны бәрдерә. Бәхетсезлек булган урынга кичекмәстән “ашыгыч ярдәм” автомобиле дә килеп җитә. Шок хәлендә калган кыз дәваханәгә барудан баш тарткан, дип сөйләде каза күрүченең әнисе. Самокатта бала имгәнгән dӘлеге бәхетсезлек шәһәрнең Җиңүнең 65 еллыгы урамында кичке сәгатьләрдә булган. 14 яшьлек ир бала зур тизлек белән йөрергә сәләтле электр самокатында автомобиль юлында хәрәкәт иткән. Кинәт идарәне югалткан һәм, егылып, башы белән асфальтка бәрелгән. Башына, аяккулларына саклагыч чаралар да кимәгән булган. Баланы район дәваханәсенә алып килгәннәр һәм ул алга табан дәвалану өчен Казан дәваханәсенә озатылган. Йомгак Әлфинур Йосыпова d Бүлек бу чорда республикада үз категориясенә кергән коллегалары арасында өченче урынга чыкты. Утырышта төп доклад белән чыгыш ясаган бүлек начальнигы Ренат Хәсәнов коллегаларының республикада, районда узган массакүләм чараларда актив катнашуын, анда терроризм һәм экстремизм кебек хокук бозуларга юл куймаганын әйтеп узды. Аннан алты айда башкарылган эшләр хакында сөйләде. Бу вакыт эчендә 229 җинаять теркәлгән, чагыштыру өчен - узган елның тиңдәш чорында 212 очрак булган. Иң күбе - мошенниклык очраклары. Буалылар алдарларга ярты елда 4 миллион сум тирәсе акча күчергәннәр. Алданучылар 30дан алып 50 яшькәчә кешеләр. Күчерелгән иң зур сумма - 700 мең сум. Бу җинаятьләрдә шикләнелгән 9 мошенникны тоткарлаганнар. Моның өчен буалы полицейскийларга Оренбург, Мәскәү өлкәләренә, Чиләбе, Уфа шәһәрләренә барырга туры килгән. Юлларда хәрәкәт куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча эш дәвам итә. Яртыеллыкта 11 ДТП булган. Анда 19 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган, һәлак булучылар юк. Бер авария автомобиль белән идарә итү стажы 2 елдан ким булган йөртүче намусында. Бу уңайдан Ренат Фиргать улы автомәктәпләр белән эшне “йомшартмаска”, барлык Файдалы мәгълүмат d Агымдагы елдан НДФЛ буенча социаль салым чигерүләре (вычет) алуга хезмәт күрсәтүләр өчен түләү турында белешмә сорала. Ул оешмалар һәм шәхси предприя-тиеләр тарафыннан бирелә һәм калган барлык документларны алмаштыра. Шулай ук гражданның 2024 елның 1 гыйнварыннан соң уку өчен түләүгә, медицина хезмәте өчен түләүгә, физкультурасәламәтләндерү өчен хезмәт күрсәтүләргә түләүгә, страховкалау взнослары түләүгә, НПО килешүләре буенча пенсия взнослары түләүгә фактта чыгымнар тотуын раслый. Әгәр чыгымнар турында мәгълүматлар оешмалардан һәм шәхси предприятиеләрдән салым органнарына электрон рәвештә җибәрелгән булса, кәгазьдәге белешмәне салым органнарына китереп йөрү ихтыяҗы юк. Белешмә физик затның (аның хатынының яисә иренең) гаризасы нигезендә ирекле формада бирелә яисә электрон җибәрелә. Андагы 2024 елгы мәгълүматлар уңышлы контроль узганда салым органы НДФЛ буенча социаль салым чигерүе алуга гадиләштерелгән тәртиптә алдан тутырылган гаризаны формалаштыра һәм салым түләүченең шәхси кабинетында урнаштыра. Әлеге гариза шәхси кабинетта пәйда булмыйча салым түләүче бер гамәл дә кылмаска тиеш. Сүз уңаеннан, 2024 елның 1 гыйнварына кадәрге чыгымнарны раслау өчен, элеккечә, раслаучы документлар комплекты (килешү күчермәсе, чек, лицензия күчермәсе) сорала

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев