Самбо буенча Татарстан Беренчелеге : призерлар арасында буалалар да бар (фоторепортаж)
Шәһәрнең «Импульс» спорт комплексында 2012-2014 елларда туган ир балалар һәм кызлар арасында җиңү өчен киеренке көрәш ике көн дәвам итте.
18 үлчәү авырлыгында аны республиканың төрле шәһәрләреннән һәм районнарыннан җыелган 220 самбочы дәгъвалады. Бүген ярымфинал һәм финал ярышлары узды. Буалы яшь көрәшчеләр арасында пьедесталның беренче баскычына күтәрелүчеләр булмады, төрле үлчәү категорияләрендә икенче-өченче урыннарны җидесе яулады. Тренер Виолетта Вәлиуллина шәкертләре Регина Юнысова һәм Милана Белых икенче, Альбина Вәлиуллина кул астында шөгыльләнүче Динара Ельцова - икенче һәм Глеб Яковлев - өченче, Наил Минхановта шөгыльләнүче Камилла Баһавиева - икенче, Артем Михайлов - өченче, Вениамин Николаев шәкерте Ралина Еремеева өченче булдылар.
Альбина Вәлиуллина әйтүенчә, барлык җиңүчеләрне һәм призлы урыннар яулаучыларны Самарада узачак Идел буе федераль округы ярышлары көтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев