Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Санаториядә яллар һәм башка өстенлекләр. Буада мәгариф хезмәткәрләренең һөнәр берлекләренең өч яклы килешүе расланды

Бүген сәнгать мәктәбендә мәгариф учреждениеләренең беренчел һөнәр берлекләре оешмаларының уртак утырышы узды.

 

Анда  мәгариф хезмәткәрләренең бөтенроссия һөнәр берлекләренең Буа территориаль оешмасы рәисе Илхамия Сабирҗанова, мәгариф идарәсе начальнигы Наталья Македонская, һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗанов 2024-2026 елларга үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертелгән территориаль җаваплылыкны үтәүне үз эченә алган өч яклы килешүгә кул куйдылар.

Наталья Македонская үз чыгышында һөнәр берлекләре эшчәнлеге, аның мөһимлеге,  әгъзасы булуның өстенлекләре турында сөйләде. Район  мәгариф хезмәткәрләренең бөтенроссия һөнәр берлекләренең Буа территориаль оешмасының еллык эше турында аның рәисе Илхамия Сабирҗанова таныштырды. Ул килешүгә өстәмәләр һәм үзгәрешләр кертелүе, ел дәвамында үткәрелгән чаралар һәм һәрбер эшнең нәтиҗәсе, чыгымнары турында отчет тотты.

Тантанада Альших урта  мәктәбе укытучысы, һөнәр берлеге оешмасы рәисе Гөлчәчәк Гафуровага, Ырыңгы урта мәктәбе директоры Олег Дворовка, “Ромашка” балалар бакчасы педагог-психологы Светлана Коруновага  һөнәр берлекләренең Татарстан Республикасы оешмасының социаль нәтиҗәлелек һәм социаль партнерлыкны үстерүләре өчен Мактау Грамотасы белән бүләкләнделәр. Яңа Чәчкап төп гомуми белем бирү мәктәбе укытучысы Сиринә Ибәтуллина, “Миләшкәй” балалар бакчасы тәрбиячесе Наталья Курикова, Чуаш Киштәге төп гомуми белем бирү мәктәбе укытучысы Ольга Николаева һөнәр берлекләренең территориаль  оешмасы тарафыннан бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев