Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

«Шәрык базары» фестивале кысаларында Татарстанда «Ялла» төркеменең гастрольләре була

Ваһапов фонды директоры, продюсер Рифат Фәттахов Татарстанда «Ялла» төркеменең гастрольләрен оештырачакларын әйтте.

Гастрольләр «Казанда Шәрык базары» фестивале кысаларында уза.

«Шәрык базары» фестиваленә әзерлек бара. Быел масштаблырак узачак, географиясе дә киңәйде, фестивальнең статусын да үзгәрттек. Хәзер ул – Халыкара милли мәдәниятләр фестивале. Былтыр ул Халыкара төрки эстрада фестивале иде. Без бөтен шәрык дөньясын колачларга җыенабыз. Фестиваль бер көн түгел, ә 7 көн дәвам итәчәк. Фестивальнең тагын бер яңалыгы бар. Узган ел «Ялла» төркеме бездә бик әйбәт тәэсир калдырды. Без «Ялла» төркеменең Татарстан буйлап гастрольләрен оештырабыз», – диде ул журналистлар белән очрашуда.

«Казанда Шәрык базары» фестивале 20 октябрьдә башлана. 27 октябрьдә гала-концерт белән тәмамлана. Анда «Ялла» төркеме, Иркә, Эльбрус Джанмирзоев катнашачак. 25 илдән килгән җырчы һәм биючеләрнең чыгышы көтелә. «Ялла» төркеме Түбән Кама, Әлмәт, Чаллы, Казан шәһәрләрендә концерт куячак.

Рифат Фәттахов фестивальнең тагын бер яңалыгын сөйләде. «Шәрык Базары» кысаларында бу проектта катнашучы төбәк яки илне тәкъдим итү турында хыялланган идек. Быел без бу эшне Башкортстаннан башларга булдык, 24 октябрьдә «Пирамида» концертлар залында Башкортстан Республикасы көне үтә. Алар бездә зур гала-концерт оештырачак», – дип сөйләде ул.

  • Сентябрь аенда Ваһапов фестиваленең ХХ юбилей сезоны башлана, дип хәбәр иткән идек.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев