“Сез булганда иртәләр тыныч”
Үз гомерләрен куркыныч астына куеп, иминлегебез хакына көрәшкән ир-егетләргә эндәшәбез.
Алар Әфганстан, Чечня, Сирия территориясендәге хәрби конфликтларда катнашучылар һәм СВОда катнашучы хәрбиләр.
Совет гаскәрләренең чикләнгән контингентын Әфганстаннан чыгаруга 35 ел тулу уңаеннан оештырылган чара аларның һәркайсы өчен ачык булды. Шул бәрелешләрдә катнашкан, олыгаеп барган ирләрнең дә, СВОдан вакытлыча гына ялга кайткан яшь егетләрнең дә бу көнне бер-берсе белән фикерләшер сүзләре бар иде.
Улы ордены әтисенә
“Әфганчылар” традиция буенча баштан шәһәр үзәгендә хәрби бурычларын үтәгәндә башларын салган сугышчан иптәшләре һәйкәленә һәм обелискка чәчәкләр салдылар. Тантаналы чара мәдәни үсеш үзәгендә дәвам итте. Безнең районда Әфганстан сугышында барлыгы 166 ир-егет үзенең хәрби бурычын үтәгән. Шуларның дүртесе яу кырында һәлак булган, 47се тыныч тормышта арабыздан киткән. Тантанага чакырылган һәлак булганнар әниләренә, хатыннарына чәчәкләр тапшырдылар. Яшь буынны патриотик тәрбияләүдә актив эшчәнлекләре өчен әфганчылар Илгизәр Атнагуловка, Сергей Федуловка, СВОда катнашкан Юрий Тарасовка район башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды. Буа һәм Чүпрәле районнары буенча хәрби комиссар Радик Төхфәтуллин “әфганчылар” арасында СВОга үз өлешен керткән ир-егетләрне аерым телгә алып атады. Гуманитар яр-дәм җыюда һәм илтеп тапшыруда берни белән санашып тормаганнары өчен Ринат Хәсәновка, Игорь Поповка, актив гражданлык позициясе өчен Илгиз Төхфәтуллинга үз исеменнән Мактау грамоталары бирде. Район башлыгы Ранис Камәртдинов узган елның көзендә Адав-Толымбай авылыннан СВОда һәлак булган Николай Безруковның Батырлык орденын аның әтисенә тапшырды.
- Сез Ватанын, гаиләсен яраткан чын ир-егет тәрбия-ләгәнсез. Рәхмәт Сезгә. Без һәрвакыт ярдәм итәргә әзер, - диде ул. Залда утыручылар батырның әтисенә хөрмәт йөзеннән аны торып басып, кул чабып озаттылар.
Бер медаль тарихы
Карлы авылында гомер кичерүче Рамил Мөхәммәтшин 1984 елда хәрби бурычын үтәргә китә. Башта Самарада хәрби киемнәр белән тәэмин ителәләр, аннан Әрмәнстанда өч айлык карантинда буласыз, диләр. 1 августта аларны самолет Әфганстанның Чарикар шәһәренә илтеп җиткерә. Өйдә калган әти-әнисе, туганнары тетрәнеп сөйләгән Әфганстан җире шушы икән, дип уйлый ул шул вакытта. Үзенең кайда хезмәт итүе турында өйдәгеләргә җиткерергә ашыкмый. Ул билгеләнгән саперлар батальонының бурычы совет хәрбиләре хәрәкәт итә торган юлларны куркынычсыз итү була. Барлык операцияләр вакытында иң беренче алар юлга чыга. 1 декабрьдә Рамил Мөхәммәтшин хезмәт иткән полк Панджшер дигән шәһәргә керү боерыгы ала. Таулар битендәге юллардан йөзләгән хәрби техника барган вакытта иң беренче юлдан миналарны карап баручы техника шартлый. Колонна туктап кала һәм шул вакытта утлы һөҗүм башлана. Рамил Мөхәммәтшин тирә-ягына карый да хәрби автомобиленең рулен борып алып, елга эченә кереп китә. Аның артыннан әллә ничә чакрымга сузылган колонна да иярә. Шул рәвешле ул колоннаны чолганыштан алып чыга, йөзләгән совет солдатының гомерләрен саклап кала. Шушы тапкырлыгы һәм куркып калмавы өчен “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнә.
- Иң авыры сугышчан дусларны югалту. Минем алда баручы БТР шартлады. Берсе дә исән калмады. Минем үземнең дә аягым яраланды. Әмма гомерем булган күрәсең. Шуңа күрә 15 февральдә оештырылган бәйрәмнән калганым юк. Мин үземне иптәшләрем белән очрашуны һәм башларын салган якташларымның якыннарын күрүне бурычым итеп саныйм. Бүген Ватанны ярату аеруча актуаль. Син яшәгән җиргә дошман аяк басса, ир-егет якыннары, Ватаны хакына аны якларга тиеш, - диде ул .
“СВОга китү мөмкинлеген
ычкындырмадым”
Зур Боерган авылыннан махсус хәрби операциягә мобилизацияләнгән егет СВОга китүе турында шулай дип белдерә. 2022 елның 3 ноябрендә Буа хәрби комиссариатыннан китә ул. Шушы көннәрдә позывное “Бүре” булган егет икенче тапкыр отпуск ялына кайтты. Мәдәни үсеш үзәгендә оештырылган очрашуда катнашып, тылдан да һәрвакыт ярдәм итүләре өчен буалыларга рәхмәтен белдерде. Ахыргача Ватанны сакларга әзерлеге турында әйтте. Редакция корреспонденты бәйрәм тәмамланганнан соң, аның өендә үзе һәм гаиләсе белән очрашып сөйләште.
Ул сроклы хезмәтен тә-мамлап кайткан вакытта әле дөньялар тыныч була. Әмма егет хәрби киемен ерак җыймый. Әйтерсең лә алар аңа тиздән кирәк булачагын алдан белгән! Мобилизация башлану хәбәреннән соң озакламый аны хәрби комиссариатка чакырталар. Шундый тәкъдим бар, СВОга синең кебек хезмәткәрләр кирәк, диләр.
- Шунда бу хәрби карьерага мөмкинлек, мин әзер, дидем. Өйдә әти-әнием, абыем, энем бар. Яшермим, алар турында да уйладым. Мин китсәм, гаиләдән башкаларны алмаслар, дидем, - дип сөйли әңгәмәдәшебез.
Аның төп эше яу кырындагы кебек гаять җаваплы. Ул СВОдагы хәрбиләрнең документлары буенча җаваплы хезмәт башкара. Әлеге линиядә дә төнне дә, көнне дә белүче юк. Берәр хәрбинең шәхси документларын әзерләргә кайвакыт берничә тәүлек вакыт үтә. Бер мәгълүматны эзли башлагач, төн үтеп таң атканы да сизелми. Кайвакыт яу кырына китеп хәрбиләрнең бергә хезмәт иткән иптәшләре белән очрашырга туры килә. Кыскасы, алгы сызыкта булмасам да, миндә кәгазьләрдә кеше язмышлары. Шуңа күрә эшем җаваплы, - ди ул.
Отпуск ялына кайтканда да өйдәгеләргә алдан хәбәр итеп тормый, кинәт кайтып төшә. Әнисе улы шундый карарга килгәч, ризалашуы авыр булса да, каршы төшмәдем, ди. Ялга кайткан улын иң тәмле ризыкларын әзерләп сыйлый. Өйдә дә сержант хәрби киемен салмый. Үзенә шулай җайлы булуын әйтә ул. Күкрәгендә бер якта Россия флагы, II дәрәҗә "Хәрби батырлык өчен ” медале, икенче якта икона төшерелгән шеврон.
- Анда һәркем үз динендә, үзенчә. Ә күңелләрдә теләк барыбызның да бер төрле – исән-сау булып җиңү, - ди ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев