Шәхси хуҗалыкларда терлек һәм кош-корт санына чикләмәкче булалар
Шәхси хуҗалыкларда күпләп терлек асраучыларга киртә кормакчы булалалар. РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев, шәхси хуҗалыкларда мөгезле эре терлек һәм кош-корт санына чикләү кертү мәсьәләсен өйрәнергә боергач, халык әнә шулай дип шаулаша башлады. Авыл хуҗалыгы, Финанс, Икътисадый үсеш министрлыклары белгечләре илдәге вәзгыятьне тикшереп, үз фикерләрен 23 сентябрьгә кадәр җиткерергә тиеш. Бу хәлләрнең...
Шәхси хуҗалыкларда күпләп терлек асраучыларга киртә кормакчы булалалар. РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев, шәхси хуҗалыкларда мөгезле эре терлек һәм кош-корт санына чикләү кертү мәсьәләсен өйрәнергә боергач, халык әнә шулай дип шаулаша башлады. Авыл хуҗалыгы, Финанс, Икътисадый үсеш министрлыклары белгечләре илдәге вәзгыятьне тикшереп, үз фикерләрен 23 сентябрьгә кадәр җиткерергә тиеш.
Бу хәлләрнең төп сәбәпчесе - Ставрополь крае башлыгы Владимир Владимиров. Ул шәхси хуҗалыкларда терлек һәм кош-корт санына чикләү кертергә, дигән фикер белән чыга. Губернатор фикеренчә, бер хуҗалыкта мөгезле эре терлек саны 5тән, ә сарык 20дән артмаска тиеш. "Күпләп терлек асраучылар салым түләми, шул ук вакытта социаль яктан киеренкелек тудыра", - ди ул. Ни хикмәт, шәхси хуҗалыкларны кысрыклау фикерен РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы да хуплый булып чыга. Ник дигәндә, Александр Ткачев җитәкчелек итә торган министрлык вәкилләре шәхси хуҗалыкларда санитар нормаларны эпизоотик һәм экологик яктан тәртипкә китерергә кирәклеген белдерә. Чөнки терлекләр арасында чыккан авырулар кеше сәламәтлегенә дә тискәре йогынты ясарга мөмкин икән. Министрлык шәхси хуҗалыклар өчен санитар таләпләр кертмәкче. "Хуҗалыклар куллана торган җир мәйданына карап, баш санын билгеләмәкче булабыз", - ди министр.
Дөрес, вице-премьер Аркадий Дворкович үз чыгышында, хөкүмәт шәхси хуҗалыкларда терлек санын киметү ягында түгел, ә бер төбәк башлыгының тәкъдимен генә карый, дип белдергән.
«Ватаным Татарстан» сайтыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев