Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Шомыршыда концертка барганда ике хатын-кыз һәлак булган. Вакыйганың безнең районга катнашы бармы?

16 апрельдә “Цивильск-Ульяновск” трассасында, Чуашстан Республикасының Шомыршы районында коточкыч фаҗига була.

Рәсми мәгълүматларга караганда, Чабаксар шәһәрендә яшәүче 27 яшьлек хатын-кыз, “Лада-Калина” автомобилендә идарәне югалтып, каршы як хәрәкәт полосасына чыга һәм каршыга килүче автомобильләр төягән фурага килеп бәрелә. Үзе дә, янәшәсендәге 23 яшьлек пассажиры да шунда ук һәлак булалар. Һәлак булучылар турында Буаныкылар булган икән, дигән имеш-мимешләр таралды. Рәсми мәгълүматка караганда, хатын-кызлар икесе дә Чуашстанның Батыр районыннан, Шыгырдан авылыннан.

Мәрхүмәләрнең икесенең дә ике баласы калган. Социаль челтәрләрдә якыннары язуынча, дуслар татар җырчысы концертына бара торган булганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев