Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Сигез тәүлек юлда. Чурак авылыннан Игорь Попов махсус хәрби операциядә катнашучы буалы егетләр янына берничә тапкыр барып кайтты

Узган елның көзендә, мобилизацияләү тәмамлангач, район башлыгы Ранис Камәртдинов “әфганчы”лар-ны җыеп, СВОдагы якташларга ярдәм итәргә кирәк-леген әйтә.

Игорь Попов беренчеләрдән булып, шәхси автомобиле белән гуманитар йөк илтергә ризалаша.

— Үзем дә утны-суны кичтем. Армиядән кайткач үз теләгем белән Әфганстан сугышына киттем. Йөртүче булып хезмәт иттем — пуля очкан, бомба шартлаган, снаряд сызгырган куркыныч юллардан күп тапкырлар узарга туры килде. Шуңа егетләргә ярдәм итүне бурычым итеп куйдым, — диде ул.
Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Садретдинова җитәкчелегендәге делегация составында Игорь Сватово, Волноваха, Яңа Каховка шәһәрләренә егетләргә кирәк-яраклар илткән. Контроль постка билгеләнгән вакытка барып җитү өчен кайчакта тәүлек буе руль артында булырга туры килгән. Нык арыгач, ял итеп алу өчен җимерек оешма бинасының подвалында да, тимер юл депосы бинасы идәнендә дә ятып йокларга туры килгән. Тик бу хакта сөйләгәндә зарланмый героебыз: шулай кирәк, дип кабул итә. Аның каравы, егетләр янына барып җиткәч, аларның шатланып каршы алуларын күргәч, юл авырлыклары онытыла, ди. 

— Егетләр сөйләшенгән «ноктага» чыгып, безне көтеп торалар. Буада һава торышы ничек, дип каршы алалар. Йөк тапшыргач, рәхмәт йөзеннән блиндажга кунакка чакыралар. Кыска вакытка булса да кереп чыгабыз. Күпкә ярамый. Алар әйтүенчә, ашарга, ризыкка аптырамыйлар. Тимер мичтә аш пешерәләр, чәй эчәргә бал, конфетлары бар. Кәефләре күтәренке, бары тик җиңгәч кенә туган якларга кайтабыз, диләр, — дип сөйләде йөртүче-волонтер.
Хәтта мунчалары да бар икән. Анысы блиндажның аерым бер бүлмәсе кебек. Аерылышканда гына азрак моңсу, егетләр Буа якларына кат-кат сәламнәр әйтәләр, икенче килүләрендә якыннарының фотоларын алып килүен үтенгәннәр. 

— Гуманитар йөк илтеп кайткач, күңелгә рәхәтлек килә. Үз бурычын үтәгән отставкадагы хәрби кебек булам. Илебезнең тынычлыгын, балаларыбызның имин киләчәген саклаган егетләргә булышуда минем дә ярдәмем тигәнгә сөенәм. Ышаныгыз, бу гади шатлык кына түгел. Өйдәгеләр дә — хатын да, балалар да аңлыйлар. Син башкача булдыра алмыйсың инде, диләр, — ди Игорь Кириллович. 
Ул егетләр җиңеп кайтканчы гуманитар йөк ташырга исәпли.

Автор Әлфинур Йосыпова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев