Буа яңалыклары

"Байрак" газетасы - Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Сигезенче грант: Буа районы ветераннар Советы рәисе әлеге сумманы ничек реализацияләвен сөйләде

Район ветераннар Советы рәисе Җәүһәрия Хөснетдинова администрациянең утырышлар залында Алтай һәм Саха (Якутия) делегациясенә 2017 елдан бирле откан грантлар хакында сөйләде.

Соңгысын алар узган ел ахырында Татарстан Икътисад министрлыгы аша отканнар. "Ярдәм янәшә" исемләнгән проектлары расланып, 300 мең сумга якын грант акчасы бирелгән. Бу акчага алар бер инвалид коляскасы алырга, калганнар "Уңган куллар" ветераннар үзешчән түгәрәккә тотмакчы булалар. 

-Безнең эшчәнлегебез приоритетлы юнәлеше -  физик мөмкинлекләре чикләнгән өлкәннәр белән эшләү. Быел Татарстан буенча өлкәннәр өчен экскурсия оештырабыз, шунда инвалид коляскасына мохтаҗ һәм анда утырып йөри торган бер өлкән кеше дә барачак, - диде Җәүһәрия Исламовна. 
Әлбәттә башка өлкәннәр дә барачак. Ә сәяхәттән калган сумма "Уңган куллар" түгәрәгенә йөрүче апаларга милли киемнәр, түбәтәйләр, изүләр тегәргә чимал алуга тотылачак. 

Элек район ветераннар Советы откан грантларга Зур Фролово авылындагы Пантелеймон чишмәсе территориясен төзекләндерү, өлкәннәргә компьютер белеме бирү өчен планшетлар алуга, короновирус вакытында кислород аппаратлары һәм башкаларга тотылган иде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев