Синоптик Үзәк Россиядә кар кайчан явачагын әйтте
Үзәк Россия территориясендә 10 октябрь тирәсендә температура шактый түбәнәергә мөмкин.
Һава торышы үзәгенең әйдәп баручы белгече Михаил Леус шулай дип фаразлый.
«Урыны белән беренче кар да төшәргә мөмкин», — дип төгәллек кертә Леус үзенең телеграм-каналында.
Шул ук вакытта синоптик, гомумән алганда, октябрь быел җылы, климат нормасыннан 0,5 — 1 градуска югарырак булыр дип көтелә, дип өсти.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев