Синоптиклар Татарстанда буран вакытында күз күреме начарлануы турында кисәтә
Татарстанда һава шартлары кабат начарлану көтелә. Бу юлы һава торышына Россиянең үзәк районнарыннан күчкән циклон йогынты ясый. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге шул хакта хәбәр итә.
Шимбә төнлә һәм көндез республика территориясендә урыны белән, шул ук вакытта Казанда иртән һәм көндез буран вакытында күз күреме 1-2 километрга кадәр начарлану фаразлана.
Моннан тыш, төбәк юлларында кар көртләре барлыкка киләчәк, дип белдерә метеорологлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев