Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Снайпер Валя, снайпер Клава һәм Рита. Буалы снайпер кызлар Бөек Ватан сугышы елларында зур батырлыклар кылалар

Алар арасында исән калган, бүген мәрхүмә Валентина Гусарова истәлегеннән.

Йә син, йә дошман

Снайперның ялгышырга хакы юк. Бигрәк тә сугышта. 1943 елны фронтка Буадан киткән Валентина Гусарова (кыз фамилиясе Захарова), Васильевка бистәсеннән Клавдия Лазарева бу гыйбарәне соңгы күзәнәккә кадәр сеңдерәләр. Снайпер кызлар немец күкрәгенә туп-туры атарга өйрәнәләр.

— Безнең белән Тәтеш районыннан Маргарита Баркова да бар иде. Өчебез дә унтугыз яшьтә идек. Мәскәүдә хатын-кыз снайперлар үзәк мәктәбен тәмамлагач, безне III Белоруссия фронтына җибәрделәр. Озак та тормадык, Орша шәһәре өчен бәрелешләр башланды. Немецлар бу шәһәрне алып, Көньяк Пруссиягә үтмәкче булдылар. Тик без ахыргача каршы тордык. Күпме солдат үлде, яраланды. Салкын окопларда засадада утырулар, Бобр, Неман елгаларын кичүләр үзәккә үтте. Көндез төтенен дошман күрмәсен, дип землянкада учак яктырмыйлар иде, төнлә генә җылына идек. Куркыныч төш кебек, — ди ул.

Белоруссиядән соң Латвия, Литва, Польша өчен барган сугышларда да 31нче армиянең снайпер кызлары Валяны, Клаваны фронтның алгы сызыгына куялар. Командирның боерыгы шундый — ул аларның ышанычлы һәм куркусыз арсеналы. Кызлар төз атучылар гына түгел, алар әле санитарлар да, разведчиклар да. Бер вакыйганы искә төшерә ветеран.

— Көчле томан. Белоруссия территориясендәге Пинск сазлыгы янындагы агачлар ышыгында засадада утырабыз. Безгә разведчиклар моннан 84 метр якынлыкта гына немецлар бар, дип кайтып әйттеләр. Безне, гадәттәгечә, алгы сызыкка куйдылар. Бераз вакыттан соң томан таралды, дошман күренде. Аларны юк итәр өчен безгә берничә минут кына вакыт кирәк булды, — дип сөйләде Валентина Григорьевна. 

Әлеге һәм башка батырлыклары өчен куркусыз снайперлар күп төрле орден-медальләр белән бүләкләнәләр.

— Сугышның ату машинасына әйләнгән кызлар, дошманны юк иткәннән соң, ничек сулу алалар иде? — дип сорыйм. 

— Безне разведчиклар немец шоколадлары белән сыйлыйлар, анекдотлар сөйлиләр иде. Ә кичләрен кызлар белән сугыш җырларын суза идек. Бигрәк тә "Катюша«ны. Аннары без маршал Константин Рокоссовскийны күрдек. Аның сугышчыларда җиңүгә ышанычны тагын да арттыруына, армия белән оста идарә итүенә соклана идек. Аның каршында без гади кызлар гына түгел, ә совет халкы идек. Минем андый көчле рухлы кешене беркайчан да күргәнем булмады. Шуңа күңел төшенкелегенә бирелү, ул җинаятькә тиң иде, — диде әңгәмәдәшем.

Кызлар хыялланырга да яратканнар. Бигрәк тә Клава. Сугышка кадәр балалар бакчасында тәрбияче булып эшләргә өлгергән әлеге чая кызның киләчәккә планнары зур була.

— Клава, ә сугыштан соң тормышың нинди булачак? — дип сорыйм.

— Тәрбияче булып эшләүне дәвам итәчәкмен. Әнине бик яратам, мине берүзе үстерде, кияүгә чыксам да, аңардан аерылмаячакмын, дигән сүзләре әле дә колагымда яңгырый, — дип елады ветеран альбомдагы шинель кигән кызның фотосын сыйпап.

Клавдия Лазарева 1945 елның 5 мартында, Җиңүгә 60 көн калгач, һәлак була. Ул көнне разведкадан частька кайткан кызларны Яков дәдәй, гадәттәгечә, ашарга чакыра. Ашыгып ат арбасыннан төшкән арада күктән көчле сызгыру белән төшкән снаряд кыйпылчыгы Клаваның гәүдәсе аша үтә.
Шуннан соң Валя мылтык тотып, кан коюдан арыган совет халкы өчен генә түгел, ә үз күз алдында җан биргән дус кызы Клава өчен дә дошманнан үч ала башлый.

«Әни мине танымады»

Җиңүне алар Чехославакия янында каршылыйлар. «Җиңдек!» — дигән тансык сүзне ишеткәч, миллионлаган кеше кебек, шатланып елыйлар. Рита Белоруссиядә төпләнеп кала. Ә Валя Буага әйләнеп кайта.

— Әни солдат шинеле кигән кызын күргән дә, танымаган. Ул ишек тоткасын эчке яктан, мин тыштан тоттым. «Әни, мин кайттым», — дим.

Шатлыгыннан катып калган әни тотканы җибәрми генә. Икебез дә елыйбыз, озак кочаклаштык, — дип сөйли туган йортка әйләнеп кайту мизгелләрен ветеран. 

Күп балалы гаиләдә ашарга да чамалы була. Валентина Григорьевнага күп урыннарда эшләргә туры килә. Аннан ул сугышта кулын өздереп кайткан Петрга кияүгә чыгып, өч бала тәрбиялиләр. 

Ә Рита сугыштан соң берничә ел үткәч Буага Валентина янына кунакка кайтып киткән. Кызлар, елашып, фронт хәлләрен искә төшергәннәр, Клаваны искә алганнар.

— Оныгымның кызы кечкенә Полинаның диварда эленеп торган фотосурәтенә карыйм да, сабыйларга бервакытта да сугыш сүзен ишетергә, кулларына мылтык алырга язмасын, дип телим, — ди 95 яшьлек элеккеге фронтовик-снайпер.

Район газетасы битләрендә Валентина Гусарова хакында моңа кадәр дә күп мәкаләләр басылып чыккан булган. Ул вакытта ветеран шәһәр мәктәпләрендә булып, укучыларга сугышта баштан кичкәннәрне сөйләгән. Хәзер дә аның яныннан яшьләр өзелми.

— Шулкадәр игътибар күп. Сәламәтлегем какшау аркасында барысын да кабул итеп, сөйләшеп утыра алмам, дип борчылам, — ди ул.

Ә 9 Май Гусаровлар гаиләсе өчен изге бәйрәм ул. Бу көнне Валентина Григорьевна иң якыннарының котлауларын кабул итә, түгәрәк өстәл артында сугыш хатирәләрен яңарта

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев