Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Социаль фонд махсус операция хәрбиләре һәм гаилә әгъзаларына түләүләр турында искә төшерә

Махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзаларына Татарстаннан социаль ярдәм чараларының тулы пакеты бирелә.

Бу — айлык акчалата түләүләр, балалар пособиеләре һәм башка ярдәм. Бу хакта "Татар-информ«га Россия социаль фондының Татарстан бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итте.
«Хәрби хәрәкәт ветераннарына һәм һәлак булганнарның гаилә әгъзаларына айлык акчалата түләү каралган. Түләү 2022 елның 24 февраленнән Украина, Донецк һәм Луганск Халык Республикалары территорияләрендә, ә 2022 елның 30 сентябреннән Запорожье һәм Херсон өлкәләре территорияләрендә хәрәкәтләрдә катнашучы хәрбиләргә, шул исәптән үз теләге белән баручыларга билгеләнә», — дип билгеләп үттеләр фондта.
Хәрби хезмәткәрләргә бирелә торган түләү хәрби хәрәкәт ветераны таныклыгы буенча билгеләнә, ул хезмәт урынында бирелә. Дәүләт ярдәме күләме 3,8 мең сум тәшкил итә. Моннан тыш, түләү һәлак булган яки үлгән хәрби хәрәкәт ветераннары гаиләләрендә эшкә сәләтсез тәрбияләнүчеләргә, туендыручысын югалту уңаеннан пенсия алучыларга билгеләнә. Соңгылары социаль яклау оешмасында бирелә торган тиешле таныклыкны күрсәтергә тиеш. Айлык түләү күләме 2,1 мең сум тәшкил итә.
«Безнең ведомство линиясе аша Россия Геройларына һәм һәлак булган яки үлгән Россия геройларының гаилә әгъзаларына ай саен акчалата түләү дә уза. Ул тол хатыннарга, әти-әниләргә, 18 яшькә кадәрге балаларга түләнә. Ярдәм чарасы белән билгеләнгән яшькә кадәр инвалид калган 18 яшьтән өлкәнрәк балалар, шулай ук 23 яшькә кадәр көндезге бүлектә белем алучы балалар файдалана», — дип өстәделәр матбугат хезмәтендә.
2023 елның 1 февраленнән әлеге төр социаль ярдәмнең күләме 83,4 мең сум тәшкил итә, ул гаиләнең һәр әгъзасына гомуми суммадан тигез өлештә түләнә. Моннан тыш, мобилизацияләнгән гаиләләргә бала туу һәм тәрбияләү белән бәйле айлык пособие каралган. Шулай ук беренче баланың тууы яки өч яшькә кадәрге беренче баланы уллыкка алу белән бәйле түләү бар. Бала туу яки уллыкка алу белән бәйле айлык түләү ана капиталы акчасыннан өч яшькә кадәр түләнә.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 2022 елның 1 ноябреннән мобилизацияләнгәннәрнең керемнәре йөкле хатын-кызларга балалар пособиесе һәм башка пособиеләр билгеләгәндә исәпкә алынмый. Аларны рәсмиләштергәндә ата-аналарның расланган хезмәт хакы яки аның булмавының объектив сәбәпләре булырга тиеш, ә гаилә милке билгеләнгән таләпләргә җавап бирергә тиеш.
«Әгәр баланың әтисен мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырсалар, аның элеккеге хезмәт хакы, премияләр, эшкуарлык кереме һәм башкалар мохтаҗлык хисабына исәпкә алынмый», — дип ассызыкладылар Татарстан буенча Россия социаль фондында.
Пособие гаиләләргә алты айга билгеләнә, аннары социаль фондка яңа гариза бирергә кирәк. Әмма гариза бирүче чакырылыш буенча мобилизацияләнгән кешенең статусын раслаучы документларны үзе тапшырырга тиеш.
Социаль Фондның Татарстан Республикасы буенча бүлеге шулай ук хәрби хезмәткәрләргә яки аларның гаилә әгъзаларына, статусына карап, пенсия һәм башка социаль ярдәм чаралары түли.
«Әгәр бу хәрби хезмәткәр чакырылыш буенча киткән икән, хәрби имгәнү нәтиҗәсендәге инвалидлык пенсиясе, туендыручысын югалту уңаеннан һәм айлык акчалата түләүләр социаль фонд бүлеге тарафыннан, ә контракт буенча киткән хәрби хезмәткәргә көч ведомствосы тарафыннан түләнә», — дип төгәллек керттеләр матбугат хезмәтендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев