Су санагычы тирәсендә бәхәс. Буа шәһәр прокуратурасы ярдәмендә бу мәсьәлә уңай хәл ителде
Сентябрь ахырында район газетасы редакциясенә Буа шәһәренең Ф. Җамалиева урамында яшәүче Ильяс Камалетдинов хат белән мөрәҗәгать итте.
Ул анда Югары Наратбаш авылында 1 төркем инвалид әнисе йортында су белән килеп туган мәсьәләне яктырткан. Хаттан аңлашылганча, аның өлкән яшьтәге әнисе, сәламәтлеге какшагач, озак вакыттан бирле улы гаиләсе белән яши. Моңа кадәр аның авылдагы бушап калган йортында су кулланган өчен норматив буенча түләсәләр, быел җәй көне системага санагыч урнаштыралар. Аны пломбалау өчен Ильяс әфәнде су белән тәэмин итү системасына хезмәт күрсәтүче “Кыят” МППЖКХсына гариза язарга барган. Анда абонентның зур суммада бурычы булуын әйтәләр. Ильяс Камалетдинов авылдагы йортның бөтенләй бикле булуын, анда беркем дә су кулланмавын документлар нигезендә исбатларга теләсә дә, оешмада моны исәпкә алмыйлар. Абонент шулай да авыл җирлегеннән белешмә алып килеп, прокуратура хезмәткәрләре ярдәме белән бурычның законлы булмавын раслый ала.
Әмма шунда ук икенче каршылык килеп туа. Системага санагыч куйгач, пломба урнаштырырга кирәк, моның өчен карт әнисенә “Кыят” МППЖКХсы белән яңа килешү төзергә кушалар. Әби беренче төркем инвалид булса да, улы ярдәмнендә оешмага килешү төзергә килә. Инде барысы да хәл ителгән кебек: бурычлар юк, килешү кулда, санагычка пломба куючыны гына көтәсе калды, дип тынычлап кайтып китәләр. Әмма МППЖКХ абонентка карата яңа дәгъва белдерә: су санагыч прибор тиешле урынга урнаштырылмаган, дип бара.
Шунда Ильяс Камалетдинов чарасызлыктан аптырап редакция ишеген шакыды.
Үз чиратыбызда әлеге мәсьәлә буенча җәмгыять җитәкчесе Рәфәгать Хәсәновка пломбаламауның сәбәбен сорап хат юлладык. Беркүпме вакыттан соң түбәндәге җавапны алдык. Анда “Су белән тәэмин итү һәм су тарату турындагы” федераль законның 20 маддәсенең 5 пунктына туры китереп, түбәндәгене белдерәбез: абонент су санагычны эксплуатацияләү җаваплылылыгы һәм челтәрләрнең баланс карамагында булуы чигендә куймаган, шуңа күрә пломба урнаштырудан баш тартабыз, дип җавап биргән иде. Гади итеп әйтсәк, техник шартлар ниге-зендә Ильяс Камалетдинов санагычын системага өй эчендә түгел, ә урамдагы төп трассадан өйгә тартылган торбага урнаштырырга тиеш булган. Төгәлрәге, торбаның су коесы эченнән үткән урында. Шунда абонентның улы аптырап кала: ничек инде ай саен грунт сулары торган коега төшеп приборның күрсәткечләрен карарга?! Бу инвалид әнигә генә түгел, шулай сәламәтлеге чикләнгән улы өчен дә бер газап ләбаса!
- Мин гомер буе төзелеш оешмасында эшләгән кеше. Санагычны СНиП таләпләре буенча куйдым. Су урлау уе башымда да юк. Җитмәсә, ул йортта кеше яшәми. Миңа калса, оешма җитәкчелеге үч итеп шулай эшли,- ди бу хәлгә аптыраган Ильяс Камалетдинов.
Без аңа бу хәлдә нишләргә, дип сорап, шәһәр прокуратурасына хат юлладык. Безгә кадәр Ильяс Камалетдинов үзе дә аларга мөрәҗәгать иткән булган. Шушы көннәрдә шәһәр прокуроры ярдәмчесе Лилия Гыйзәтуллинадан түбәндәге җавапны алдык.
- Буа шәһәрендә яшәүче Ильяс Камалетдинов безгә “Кыят” МППЖКХсы белән ике арада килеп чыккан хәл буенча мөрәҗәгать итте. Әлеге мәсьәләне тикшергәннән соң, “Кыят” МППЖКХсы җәмгыятенә прокуратура реакциясе акты төзелде. Рәфәгать Хәсәнов Югары Наратбаш авылында абоненттан су өчен артыгын түләттерү мәсьәләсендә хата оешмада булуын хәбәр итте. Шулай абонентның улы Ильяс Камалетдинов тарафыннан су санагычның да СНиП таләпләре буенча дөрес урнаштырылуын таныды. Җәмгыять хезмәткәрләре күптән түгел абонентның санагычына пломба урнаштырды. Нәтиҗәдә сәламәтлеге чикле булган гражданнарның хокуклары закон нигезендә якланды. Алар хәзер су санагычыннан киртәләрсез файдалана алалар.
Сүз уңаеннан: су санагычы урнаштыруга кагылышлы 2.04.01-85 СНиП кагыйдәләре буенча, салкын һәм кайнар су санагычы андагы күрсәткечләрне салдыру һәм эксплуатацияләү персоналы хезмәт күрсәтү өчен уңайлы урында урнаштырылырга тиеш. Бина җитәрлек дәрәҗәдә яктыртылган булырга һәм анда эчке һава температурасы 5 градустан да түбән булмаска тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев