Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Суд ришвәт алуда гаепләнгән юл-патруль хезмәте инспекторларына чик кую чарасын озайтты

Казанның Совет районы судында юл-патруль хезмәте инспекторлары Александр Григорьев, Илшат Солтанов һәм Владислав Школьниковка чик кую чарасын озайттылар. Алар 100 мең сум күләмендә ришвәт алуда гаепләнә. Инспекторлар акчаны юлда үзләре туктаткан машина йөртүченең (ул наркотик кулланган булган) анализларын алыштыру өчен алган.

Гаепләнүчеләр тагын ярты елга өй арестында калачак. Шул ук вакытта, суд хөкем ителүчеләрнең чик кую чарасын үзгәртү турындагы үтенечен кире какты.

Тикшерү версиясе буенча, әлеге хәл 2023 елның 15 апрелендә булган. Ул вакытта Григорьев, Солтанов һәм Школьников постта торганда Porsche Panamera автомобилен туктата. Юл-патруль хезмәте инспекторлары машина йөртүченең наркотик куллануын ачыклый, ә ир-ат үзе моны яшереп тә тормый.

Аңа беркетмә төзегәннәр, әмма машина йөртүче танышларына шалтыратканнан соң юл-патруль хезмәте хезмәткәрләре белән килешә алган. Ахыр чиктә ул инспекторларга 100 мең сум күләмендә ришвәт биргән, ә наркотикларга анализны аның урынына Школьников тапшырган.

 

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/sud-prodlil-meru-preseceniya-inspektoram-dps-kotoryx-obvinyayut-v-polucenii-krupnoi-vzyatki-5922612

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев