Шушы көннәрдә районда ветераннар советы оештыруында “Йөрәктәге хәтер” дигән сугыш турында җырлар фестивале узды
Ул Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллык юбилеена һәм Ватан сакчысы елына багышланды


Анда районда яшәүче төрле ансамбльләргә йөрүче, җырларны үзе генә башкарган 80нән күбрәк ветеран-пенсионер катнашты. Район мәдәният, мәгариф өлкәсендә хезмәт куючы җыр сәнгате белгечләре, укытучылар барлыгы 27 номерны тыңлап бәяләделәр. Алар арасында рус, татар, чуаш телләрендә җырлаучы 6 ансамбль, 21 солист чыгыш ясадылар. - Чыннан да йөрәктәге хәтерне җыр саклый. Бу фестиваль моңа тагын бер ачык мисал. Биредә катнашучылар сугыш китергән авырлыкларны үз җилкәләрендә татып, аның турында әтиләреннән ишетеп үскән буыннар. Ә җырлар йөрәккә сеңгән. Шуңа күңел тыелып тора алмый, бер-берсенә кушылып җырлыйлар, фойеда вальс әйләнүчеләр дә булды. Фестивальнең максаты да шул дип әйтәсем килә. Монда кемнең нинди урын алуы мөһим түгел. Иң мөһиме - безнең йөрәкләрдә ул елларны хәтерләткән авырлыклар әле яши, дип әйтергә телибез. Һәм моны без үзебездән килгән буыннарга тапшырырга бурычлы. Моңа охшаш чараларны әле тагын оештырачакбыз, - диде район ветераннар советы рәисе Җәүһәрия Хөснетдинова.

Ветераннар арасында иң өлкән катнашучы Янтуган авылыннан 92 яшьлек Сәхау Рәхимов булды. Сәхау абый бала-чагында авылдашларының ничек итеп сугышка җырлап китүләрен хәтерли.
-Кечкенә идем, күз алдымда шундый картина: берьюлы безнең авылда 4 ир сугышка чыгып киттеләр. Без балалар урамда гармун тавышы ишетеп чабып бардык. Ат арбасына вешмешоклар куйганнар. Өздереп гармун уйныйлар Без бит Совет солдатлары, Җиңү белән кайтырбыз,- дип җырлыйлар. Халык елаша. Җыр ул солдатның юлдашы булды. Безнең авылдан Җиһан абый үзе белән гармунын алып китте. Шуңа күрә мин бу җырларны җырларга, туган илгә мәхәббәт шуннан тәрбияләнә дип саныйм, диде. Аңа район ветераннар советы исеменнән аерым бүләк әзерләгәннәр иде. Сәхау абый гармунга җырлап та күрсәтте. Районның «Яшь армиячеләр» отрядлары да әлеге конкурсны тамаша кылдылар. Өлкәннәр белән аралаштылар.



Конкурс нәтиҗәләре буенча коллектив белән башкаручылар арасында беренче урынны “Буа моңнары” иҗат коллективы, “Туслах” чуаш халык фольклор ансамбле, икенче урынны “Өммегөлсем” һәм “Салкус” халык фольклор коллективлары, өченче урынны “Хәят” фольклор коллективы алды. Үзләре генә башкаручылар арасында беренче урынга лаек дип, Түбән Наратбаштан Әлфия Хәйруллина, Нурдания Низамова, Нурвахиттан Фәния Исхакова, Адав-Толымбай авылыннан Фирдүс Котдүсов, Яңа Чәчкап авылыннан Хөрия Җиһаншина, Буадан Наталья Арисова табылды. Икенче урында Алшихтан Розалия Дубова, Буадан Рузинә Бурнашева, Кайбычтан Дания Ваһапова, Буадан Фәния Гафурова, Шәмәктән Нина Карпова булды. Жюри җырның темасына, аның башкарылуына, артистларның сәхнә киемнәренә дә игьтибарны бирде. Ветераннар очрашуы сәхнәдәге җырлар белән генә тәмамланмады, алар ахырдан алып килгән күчтәнәчләре белән бергә сөйләшеп, үткәннәрне искә алып утырды. Әлеге конкурс район мәктәпләрендә дә старт алды. Ел ахырында бу бәйге өлкән буыннар яшьләр катнашында узачак гала-концерт белән төгәлләнәчәк. Иң матур һәм эчтәлекле җырлар белән өлкәннәр мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында да чыгыш ясаячакларо. Ветераннар советы җитәкчелегенә мондый бәйрәмнәрнең ешрак оештырылуын теләделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев