Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Суыксу - ул шәһәр кебек

Буа районыда тиңе булмаган мәдәният йортлы, кафелы, пекарнялы, өч катлы мәктәпле авылдага тормыш турында

Җирлектәге ике авылны – Яңа һәм Иске Суыксуларны бер-берсеннән бары тик кечкенә елга гына аерып тора. Монда тормыш гөрли – авыл урамнарыннан берөзлексез машина чаба, халык бара-кайта. Кыскасы, бар да хәрәкәттә. 
Иске Суыксу Буа районында иң зур авыл санала. Аның унтугыз урамы гына бар! Ара-тирә бушап калган йортлар да очрый. Шул ук вакытта яңалары да төзелә, искеләренә кайтып урнаша торалар. Мең ярымга якын яшәүчесе булган суыксулыларның 760ысы яшьләр, эшкә сәләтлеләр. Авыл мәктәбендә 111 бала белем ала. Балалар бакчасына йөрүчесе – 24. Авыл халкына эш тә бар. Фермерлар – Рәмис Бихуҗин, Илнур Җамалетдинов, Алмаз Заһидуллин, Ирек Хәсәнов, Миңнулла Төхфәтуллин. Алар терлек асрыйлар, савым сыерлары тоталар, җир эшкәртәләр. Гүзәл Зөлхәрова сөт эшкәртү белән шөгыльләнә. Гүзәл Җамалетдинова белән Роза Латыйпова үзләре камыр ризыклары, ипи пешерү цехлары ачып җибәргәннәр. Шул ук вакытта авылдашларын да эшле иткәннәр.

   
Без танышуыбызны мәдәният йортыннан башладык. Фойеда безне сәхнә костюмнары кигән, башларында калфак-түбәтәйле  балалар каршы алдылар. Бәйрәмгә репетициягә җыелдык, диешәләр. Укытучылары – шәһәрдә  сәнгать мәктәбендә эшләүче Резеда Мәхмүтова барысына да музыка уен кораллары өләште. Залда балалар фольклор ансамбле башкаруында татар халкының “Алмагачлары” җыры яңгырады. Укытучылары дирижер ролендә. Беренче, икенче тавыш, дип балаларга музыка телендә аңлата. Авыл баласының да нәкъ  шәһәрдәгечә нота грамотасын аңлап җырлавын, үз-үзен тотышын күзәтү шундый рәхәт. 

- Ундүрт ел авыл мәктәбе базасында район сәнгать мәктәбенең фольклор бүлеге эшли. Балалар җиде ел укып, башлангыч музыка белеме алалар. Авылда инде бу бишенче чыгарылыш булачак. Барлыгы 30 бала шөгыльләнә. Бик яратып йөриләр. Әти-әниләр һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер: нинди матур күлмәкләр тектердек, балаларның өйдә шөгыльләнү өчен музыкаль инструментлары да бар. Район, республика сәхнәләрендә дә чыгыш ясыйбыз, - ди Резеда Мәхмүтова. 

Шул арада “клубка”  кулларына төрле җепләр, бәйләү-ләр тоткан өлкән апалар килә башлады.  Әле көннәр бик озын түгел, эш иртәрәк бетә. Озаграк утырырбыз бүген, диешәләр үзләре. Авылның кул эше осталары икән алар. Бер-берсе белән хәбәрләшеп, атнага берничә көн биредә җыелалар. Кем оекбашлар, башмаклар тота килгән. Арада кофталар, беретлар бәйләп киючеләре дә бар. Бинаның беренче катындагы зур бүлмә “Тылсымлы йомгак” оешмасына йөрүчеләрнеке икән. Мәдәният йорты  сәнгать җитәкчесе Рәзинә Заһидуллина апалар, киленнәр белән таныштырды безне. Арада иң өлкәннәренең берсе Гөлфия апа Хөсәенова. Озак еллар мәдәният йортында эшләгән.

- Күршедә генә яшим. Мәдәният йортыбызга капиталь ремонт булгач, авылда өлкәннәр белән шундый түгәрәк оешканын теләгән идем. Авылыбыз зур, яши әле. Безнең буын өйдән чыгып китеп, азрак аралашып, хәбәрләр белешеп кайта. Шунда белгәннәрне бер-беребезгә күрсәтәбез, яңаларын өйрәнеп кайтабыз, - ди ул.

Аның янәшәсендә Флера апа Хәмитова балага арка җылысы бәйли. Ул гомере буе үзенең кул эшләрен сатып, тормыш алып баруы турында сөйләде.

- Миңа инде җитмеш яшь, дип тормыйм, ике кызым Казанда. Шәһәр халкы оекбашларны бик яратып алалар. Кызларым сорап кына торалар. Авылда бер дигән яшәп була. Менә шулай тырыша-тырыша ике өй салып чыктык. Әле дә терлеген дә тотам, сөт-эремчеген дә ясап сатам. Бәйләүгә дә өлгерәм, - ди ул. 

Бер килгәч, авыл китап-ханәсен дә күреп чыктык.  Авылда китапханәгә килеп йөри алмаучылар өчен китаплар әзерли иде  китапханәче Гөлнара Гыймадиева. Безне китапханә фонды белән таныштырды. Әнисе, шагыйрә Динә Камалетдинова белән киңәшеп, шагыйрәләр түгә-рәге ачканнар. Авылда шигырь язучылар да  бар, кызыксынырга гына кирәк, ди ул. Авылның өлкән буыннарыннан хатирәләрне ишетү, аларны саклап калуны да үзенең бурычы дип саный ул. 

Авылга килеп кергәч үк берничә зур кибет эшләп торуы, аның тирәсендә автомо-бильләр белән килеп туктаучылар, сатып алучылар күп булуы күзгә ташланды. Юл уңаендагысына кереп чыгарга да булдык. Исебез китте, шәһәр кешесе көнләшерлек ассортимент! Камыр ризыклары, ярымфабрикатлар дисеңме, балыгы, кәнфитләре - җаның ни тели, бар да бар. Аның хуҗа-сы, авылда үз эшен ачып җибәргән Гүзәл Җамалетдинованы да шунда очраттык:

- Моннан унбер ел элек, тәвәккәлләп, үз өем янәшә-сендә камыр ризыклары це-хы ачып җибәргән идем. Авыл халкы яратып ала башлады. Бүген анда 20гә якын авыл кешесе эшли. Төпле эш урыннары бар. Товарларга сорау зур. Авылда өч кибеттә безнең товарлар. Пилмән, мантыйларга кадәр ясыйбыз. Күрше районнардан кадәр заказлар бирәләр. Мин авылда яшәп, үз эшем булдыруга сөенеп бетә алмыйм. Иренмәскә кирәк. Мин генә түгел, тагын бер шундый цех эшли. Күз алдына китерегез, бер авылда ике җитештерү тармагы. Ә эш җитәрлек, - ди Гүзәл Җамалетдинова. 

Менә шундый, мишәрләр үзләре әйтмешли, Суксуградта тормыш.  Зарланмыйлар, эшлиләр, булдыралар, матур яшиләр.

Автор Наилә Хәсибҗанова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев