СВОда һәлак булган Мәртле авылы егете Иван Ивановның сугышчан дусты Александр Киреев дустының якыннары белән очрашып, батырлыгы турында сөйләде.
Ул мәрхүмне җирләргә Ульяновск шәһәреннән каткан.
Иван Иванов махсус хәрби операциягә мобилизация буенча чакырыла. Алара Александр Киреев белән хәрби әзерлекне Пенза шәһәрендә узалар. Укулардан соң Ульяновск, Пенза, Башкортостан егетләреннән торган 1220нче полк формалаша.


Иван Александр белән шунда якыннан таныша. Алар 3нче взводның икенче ротасының 1 нче батальоны составында хезмәт итәләр. 2022 елның 1 ноябрендә полкны Луганск Халык республикасы территориясенә кертәләр. Хәрбиләр Сватово-Кременная юнәлешендә икенче линиядә оборона тоталар. Ике атнадан соң Александр каты яралана. Озак вакыт дәваланырга туры килә. 9 айдан соң ул кабат Луганск республикасына полкташлары янына китә. Үзенекеләр белән кабат Бараниковка авылы янында очраша. Берничә айдан соң алар ротасы фронт линиясенә якынрак күчерелә. Хәрбиләр, бер-берсен алмаштырып, анда 2шәр атна кизү торырга йөриләр. Аннары шунда урнашалар. Дошман 300 метр ераклыкта гына була. Минометлар, пушкалар, танклар, вертолетлар, пилотсыз очкычлар аларны туктаусыз утка тота.

-Без җиткерелгән барлык заданиеләрне ахыргача үтәп бардык. Иван арада бер батыр, курку белмәс, ышанычлы иптәш иде. Мин аның авыр чакта ташламаячагына йөз процент ышана идем. 2024 елның 8 июнендә полк штурмга китте. Өченче “Азов” штурм бригадасына каршы тордык. Бер опорный пунктны яулап алдык, шунда урнаштык. Иван иң алдан баручылар арасында иде.


Өч сәгатьтән соң “птичка-камикадзе,” безнекеләрнең позициясен сизеп, утка тотты. Иван шул көнне яраланды. Тиз арада аны эвакуацияләп, беренче ярдәм күрсәтергә өлгердек. Аның белән шушы очрашудан соң, ике сәгать узгач мин каты яраландым. Бер кулымны югалттым. Бу безнең җирдә соңгы очрашуыбыз булган, - ди Александр Киреев.
Рядовой Иван Иванов озак вакыт госпитальдә дәвалана. Терелгәч, хәрбине башка полкка күчерәләр. Ул штурмчылар ротасында көчле бәрелешләрдә һәлак була. Александр Киреев бух акта сугышчының “крестный” әтисенә болар хакында сөйли.

Алар бүгенге көндә дә элемтәдә торалар. Александр Киреев сөйләгәннәрен хат итеп тә җибәрә. Анда ул: “Иван үз иле өчен гомерен биргән чын батыр. Сугышчан иптәшләре өчен ышанычлы дус, ныклы терәк булды. Сугышчының исеме мәңге үлмәс. Минем позывноем “Питер”, дип тәмамлаган ул хатын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев