Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

СВОда катнашучы Николай Буага байрак алып кайтты

СВОда катнашучы Николай 5 номерлы гимназия укучыларына хезмәттәшләренең имзалары белән әләм тапшырды.

Анда барлыгы 14 «позывной» язылган.

— Алгы «сызыкта» Буаның гимназия укучыларының җылы итеп язылган хатларын алабыз. Әле талисманнар да ясап җибәрәләр, һәрберебез аларны тагабыз. Мондый күчтәнәчләр алгач, күңелгә рәхәт. Мин дә отпуск ялына кайтыр алдыннан укучыларга нинди бүләк ясыйм икән, дип озак уйландым. Без хезмәт иткән урында һәрвакыт Татарстан флагы эленеп тора. Шуңа карап тордым да башыма кызыклы фикер килде, — диде Николай.

Шул флагны ала да, блиндаждан блиндажга, окоптан окопка йөреп, хезмәттәшләренең хәрби атамаларын яздырып йөри. Араларында Николай гына Буадан, калганнары республиканың башка районнарыннан хезмәт итүчеләр.

— Алар барысы да Буа якларына кайнар сәламнәр әйтеп калдылар, җиңү яуларга көч биреп торган хатларны күбрәк язсыннар, дигән теләк белдерделәр, — диде райондашыбыз.

«Жука» атлы Николай үзе дә җылы сәламнәр җибәрергә оста. Бәйрәмнәр уңаеннан телеграм-каналда буалыларны котлаган матур тавышлы егет шул ул. Аның белдерүенчә, тәбрикләү текстын бервакытта да алдан язмый, ә күңелдәгесен сөйли. Николай Россия солдатларының көчле рухлы булулары, яхшы яңалыклар турында кәгазьгә язып, блиндаж диварына да элгән.

— Шуны укып, хезмәттәшләремнең тагын да кәефләре күтәрелә. Җиңү белән өйгә кайтасы килү хисе икеләтә арта. Бу безнең өчен бик кирәк, — диде егет.

Николайны, отпуск ялына кайткач, редакциягә дә кунакка чакырдык. Яңадан хәрби операциягә баргач, Буа хәбәрләрен укысыннар, диеп, дистәдән артык «районка» да бүләк иттек. Якташыбыз чын күңеленнән рәхмәт әйтте. Ул киләчәктә шулай ук егетләрнең хәрби исемнәре язылган Җиңү байрагын алып кайтачагын әйтте.

Сүз уңаеннан, Николай узган ел октябрь аенда мобилизацияләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев