Сыйфат булса, сөт кыйммәт
Шимбә көнне мәдәни үсеш үзәгендә Идел аръягы районнарының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре начальниклары, терлекчелек буенча консультантлары, баш ветеринария табиблары, хуҗалыклар зоотехниклары катнашында “Татарстан Республикасы терлекчелеге – үсеш торышы һәм перспективалары” темасына зона семинар-киңәшмәсе узды.
Пленар өлешкә кадәр алар күршедәге “Импульс” спорт комплексында оештырылган күргәзмә белән таныштылар. Төрле оешмалар анда яңа нәтиҗәле технологияләрне, җиһазларны, коралларны, ветеринария препаратларын, азык өстәмәләрен тәкъдим иттеләр. Пленар өлеш алдынгы хезмәткәрләрне, белгечләрне тәбрикләү белән башланып китте. Буалылардан Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасына “Авангард” агрофирмасы генераль директоры Николай Курчаткин, Рәхмәт хатына “Авангард”ның көтү яңарту технологы Шамил Закиров, “Заря” агрофирмасының ферма мөдире Рузил Алиев лаек булдылар. Беренче булып сүз алган Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов терлекчелек продукциясенә бәя буенча хәлнең уңай булуын ассызыклады.
– Сыйфат ягы аксамаган күп хуҗалыкларда сөтнең килограммы 50 сумга җитә. Хәтта 70 сумга реализацияләүчеләр дә бар. Ә традицион фермаларда аны җитештерүнең үзкыйммәте 27 сум тәшкил итә. Бу инде хезмәт хакы, башка түләүләрне башкарырга мөмкинчелек, дигән сүз. Иткә килгәндә, аның тереләй авырлыкта уртача бәясе 230 сумга тиң. Бракка чыгарылган сыерлар өчен дә 175-185 сум түлиләр. Бу бик яхшы бәя. Эшләргә һәм үсәргә була, – диде ул. Аның әйтүенчә, елга ике тапкыр үткәрелүче мондый зона семинарларының төп максаты да эшләнелгән эшкә нәтиҗә ясау белән бергә хуҗалыкларга хәлне уңай якка үзгәртергә ярдәм итү. Шуңа аның бер өлеше түгәрәк өстәл форматын ала. Бу очрашуда белгечләр яшь терлекләрне үстерүнең яшерен мөмкинлекләре һәм аларны нәтиҗәле тукландыру, яңа бозаулаган сыерларда матдәләр алмашы бозылу, терлекчелектә нәтиҗәлелекне үстерү өчен ясалма интеллект куллану турында сөйләделәр. Шулай ук алдынгы хуҗалыкларның – буалылардан “Авангард” агрофирмасының һәм “Ямбулат” авыл хуҗалыгы предприятиесенең эш алымнары мисал итеп китерелде. Беренчесе турында видеоролик тәкъдим ителде. Сөтчелек комплексында терлекләрне тукландыруның, карауның һәм үрчетүнең алдынгы технологияләре күрсәтелде.
Тугыз айлык эш күрсәткечләре белән министр урынбасары Гөлүс Баязитов таныштырды. Ул бу зона хуҗалыкларының проблемалы нокталарын күрсәтте һәм алда торган бурычларны барлады. Проблемаларга килгәндә, барысына да хас булганы – мөгезле эре терлекләрнең баш саны кимү. Сөт җитештерүдә дә түбән төшүчеләр бар. Буа районы бу уңайдан узган елгы күрсәткечләрне арттыручылар рәтендә.
Министр урынбасары берочтан республиканың Россия күләмендә сөт җитештерү буенча тотрыклы рәвештә беренче урынны биләвен ассызыклады, хуҗалыкларга бирелүче төрле ярдәмнәр турында сөйләде. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин үз чыгышында продукция сыйфаты, терлек авыруларын булдырмау мәсьәләләренә тукталды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев