Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Табиб-кардиолог гипертонияне ничек кисәтеп булуы турында сөйләде

Ел саен 17 майда Бөтендөнья артериаль гипертониягә каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Аның максаты – бу авыруның ни дәрәҗәдә куркыныч булуын, җитди өзлегүләргә китерүен искә төшерү, шулай ук аны кисәтү һәм вакытында ачыклау алымнары турында мәгълүмат бирү.

Киң таралган әлеге мәкерле авыру һәм аңардан саклану турында табиб-кардиолог, медицина фәннәре кандидаты Энҗе Харисова сөйләде.

Гипертоник авыру һәм артериаль гипертензия буларак билгеле гипертония – ул артериаль кан басымының даими күтәрелүе. Ләкин артериаль басым башка авыруларның сипмтомы рәвешендә, мәсәлән, шикәр диабеты, гипертиреоз яки бөерләр патологиясе нәтиҗәсендә дә югары торырга мөмкин.

Күп очракта артериаль гипертензия башлангыч стадиядә үзен бик сиздерми һәм, әйтик, медицина тикшерүе вакытында очраклы гына ачыклана. Шуңа да карамастан беренче симптомнар барлыкка килми калмый: алар – баш әйләнү, баш кысып авырту, күз аллары караңгылану, бит һәм муен-яка тирәсе кызарып чыгу, куллар һәм аяклар салкынаю, хәлсезләнү һ.б.

Мондый симптомнарны игътибарсыз калдырырга ярамый, чөнки алар төрле авыру, шул исәптән гипертониянең билгесе булырга мөмкин. Истә тотыгыз, артериаль басымның һаман саен күтәрелүе йөрәк мускулында төзәтелмәслек үзгәрешләргә һәм миокард инфарктына китерә, ә кан тамырларында – атеросклероз үсешенә, бөерләрдә – шешләр барлыкка килүгә, бавырда – аның зураюына. Шулай ук баш миенә инсульт янау, күз органнарындагы үзгәрешләрдән исә сукыр калу куркынычы бар.

Һәркем үзенең кан басымын мөстәкыйль рәвештә тонометр ярдәмендә тикшереп тора ала. Күпләр кан басымының «өске» (систолик) һәм «аскы» (диастолик) күрсәткечләре булганын белә инде. Оптималь басым – терекөмеш баганасының 120/80 миллиметры дәрәҗәсендә санала.

Систолик күрсәткеч даими рәвештә т.б. 140 мм дәрәҗәсеннән артса, моның сәбәбен ачыклау һәм тикшеренү өчен табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Әгәр инде артериаль кан басымы т.б. 160 мм дәрәҗәсеннән дә арта икән, ашыгыч медицина ярдәмен чакырту зарур. Кан басымын мөстәкыйль рәвештә төшерергә ашыкмагыз, чөнки кан басымының «сикерүе» нәтиҗәсендә кинәт хәл тагын да начарланырга, хәтта комага яки үлемгә китерергә мөмкин, дип кисәтте Энҗе Харисова.

Гипертонияне башлангыч стадиядә ачыклау, табиб билгеләгәнчә дөрес итеп дәвалану, һәм профилактик чаралар күрү сезне җитди өзлегүләрдән саклап, яшәү сыйфатын сизелерлек яхшыртырга сәләтле.

Гипертония үсешен кисәтү һәм артериаль басымны нормада тоту гади кагыйдәләрне үтәүне күздә тота:

- Тоз, гади углеводлар, кыздырылган, майлы һәм ысланган ризыклар куллануны чикләп, тулы кыйммәтле һәм төрләндерелгән туклану.

- Артык авырлыктан, шулай ук никотин һәм алкогольгә тартылу кебек сәламәтлеккә зыянлы гадәтләрдән арыну.

- Организмны чыныктыруга юнәлдерелгән физик йөкләнеш (иртәнге зарядка, сулыш алу күнегүләре, тренажерларда шөгыльләнү, йөзү, җәяү йөрү, йөгерү, велосипедта йөрү һ.б.). Әмма монда бик сак булырга кирәк, чөнки йөрәк-кан тамырлары авырулары булганда бик көчле физик йөкләнеш сәламәтлек өчен куркыныч тудырырга мөмкин.

- Йокыны туйдыру! Өлкән кешегә тәүлегенә уртача 7-8 сәгать йокы таләп ителә.

- Тормыштагы авырлыкларны һәм стресслы хәлләрне сәламәтлеккә һәм кәефкә зыян китермичә җиңеп чыгу өчен позитив фикер йөртүгә өстенлек бирү.

- Гипертония диагнозы куелган кешеләргә табиб билгеләгән даруларны кабул итү мәҗбүри, шулай ук артериаль басымны үлчәп торырга, канда шикәр һәм холестерин күләмен даими тикшертергә кирәк.

- Тулысынча сәламәт кебек тоелган очракта да даими рәвештә диспансеризация һәм профилактик медицина тикшерүе үтеп тору.

Һәр авыруны дәвалауга караганда, кисәтү җиңелрәк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев