Табиб Мөхәммәтҗановлар династиясе. Өч игезәк туган табиблар - буалы якташыбыз уллары бүгенге көндә Балык Бистәсе районында хезмәт куялар
Табиб Мөхәммәтҗановлар династиясе. Өч игезәк туган табиблар - буалы якташыбыз уллары бүгенге көндә Балык Бистәсе районында хезмәт куялар
Бүген гаилә көне. Һәм сүзебез әлеге династия турында.
Игезәк туганнарның икесе Илсур һәм Илнар – педиатрлар, Илнур –терапевт. Егетләр барысы да Казан медицина университетын тәмамлаганнар. Мәскәү клиникаларында эшләп тәҗрибә туплаганнан соң, туган якка Питрәчкә кайтып, күрше Балык Бистәсе районы дәваханәсенә урнаштылар. Яшь булуларына карамастан, өчесе дә уңышлы эшлиләр, мактаулар алалар.
Игезәкләрнең әтисе Рәис Фаяз улы Мөхәммәтҗанов үзе дә тормышын медицинага багышлаган кеше иде. Озак еллар Питрәч районы дәваханәсендә акушер-гинеколог, акушерлык-гинекология бүлеге мөдире булып эшләде. Рәис Фаязовичның олы улы Илшат та һөнәре буенча табиб. Ул Казан клиникаларының берсендә хезмәт куя.
Табиб Мөхәммәтҗановлар династиясен Буа район дәваханәсендә эшләүче педиатр Лилия Рәүф кызы Латыйпова да (кыз фамилиясе Мөхәммәтҗанова) дәвам итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев