Табиб талпан тешләсә, нәрсә эшләргә кирәклеген искәртте
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш эпидемиологы Дмитрий Лопушов «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә талпан тешләсә, нәрсә эшләргә кирәклеген искәртте.
-
Талпан ябышкан очракта, аны алу өчен медицина оешмасына мөрәҗәгать итәргә кирәк.
-
Хастаханәгә барып булмаса, аны үзең дә ала аласың. Табиб сүзләренчә, чебенне махсус җайланмалар ярдәмендә алырга мөмкин, алар маркетплейсларда сатыла.
-
Алынган талпанны бернинди очракта да ташларга ярамый. Аны теләсә кайсы савытка салырга, шунда ук дымлы мамык яки кәгазь кисәге куярга, аннары талпанны тикшерүгә тапшырырга кирәк.
«Тикшерү Татарстан Гигиена һәм эпидемиология үзәге лабораторияләрендә һәм республиканың башка лаборатория үзәкләрендә үткәрелә. Нәтиҗә алгач, иммуноглобулинны тизләтелгән рәвештә кертү яки антибиотиклар билгеләү турында карар кабул ителә», – дип аңлатты Дмитрий Лопушов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев