Буа районында яшәүче табибә-невролог картиналар ясый
Буа район үзәк дәвханәсе табибы Лилия Гыймадиева ун ел иҗат итүе дәвамында 60тан күбрәк картина ясаган, ә күргәзмәгә 35 картина эленгән. Алар берничә жанрда – натюрморт, анималистика (хайваннарны ясау) һәм пейзаж. Үзе әйтүенчә, соңгылары күбрәк.
– Табигать күренешләрен ясаганда һәр-берсендә яктылыкка игътибар бирәм. Кояш нурларын дөрес төшерсәң генә сурәт матур килеп чыга. Миңа үзебезнең якның гади табигате якын, су буйлары, урман, авыл кырые һәм башкалар. Хайваннарны ясаганда күзләрне, карашны җентекләп тасвирларга кирәк, - ди автор.
Аның беренче иҗат эше натюрморт булган. Дус кызы саннарны буяп ясалучы картиналар бүләк иткән. Шуннан бирле көне буе пациентлар белән эшләп, арып кайтканнан соң кулына пумала, буяу алып ял итә. Бик нык мавыгып китеп, ярты төнгә кадәр утырганы да бар. Билгеле, бу өлкәдә белем туплавын да туктатмый. Рәссамлык эшен профессионал яктан өйрәнә, онлайн дәресләр ала, танылган талантларның картиналарын карый, өйрәнә. Киләчәктә тагын зуррак күргәзмәләрдә катнашырга хыяллана.
Буалылар туган якны өйрәнү музеена килеп, аның эшләре белән таныша ала.
Күргәзмә май ахырына кадәр эшли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев