Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Табиблар диспансеризациянең бер нинди билгеләрсез уза торган авыруларны ачыкларга ярдәм итүе турында сөйләде

Озак вакыт үзен сиздермичә һәм бернинди билгеләрсез диярлек үсеш ала торган чирләрне бөтен дөньяда мәкерле авырулар дип атыйлар.

ИА "Татар-информ"

Аларга гипертония, диабет һәм онкологик авыруларның кайбер төрләре керә. Республика җәмәгать сәламәтлеге һәм медицина профилактикасы үзәге белгечләре мондый авыруларны башлангыч стадияләрдә ачыклау ысуллары һәм профилактик тикшерүләрнең мөһимлеге турында сөйләде.

Бернинди симптомнар булмау – авыруның акрын үсеш алуы һәм сизелерлек билгеләргә ия булмавы күрсәткече. Шуңа күрә андый чирләрне еш кына инде җитди зыян китергәч кенә ачыклыйлар. Мәсәлән, гипертония очрагында югары кан басымы күзәтелә. Моны кеше сизмәскә дә мөмкин, шул ук вакытта йөрәк һәм кан тамырларына йөкләнеш арта. Диабет булганда кандагы шикәрнең югары дәрәҗәсе акрынлап кан тамырларына, бөерләргә, күзләргә һәм нерв системасына зыян китерә. Онкологик авырулар шулай ук еш кына шеш үсеш яки таралыш алганчы үзен сиздерми. Шуңа күрә даими профилактик тикшерүләр аерым әһәмияткә ия. Диспансеризация – яшерен авыруларны катлауланулар барлыкка килгәнче үк ачыкларга ярдәм итә торган программа.

«Чирне иртә ачыклау дәвалауны вакытында башларга гына түгел, ә яшәү рәвешен үзгәртергә дә мөмкинлек бирә», – дип билгеләп үтә баш табиб урынбасары Рушан Вәлиев.

18 яшьтән алып 39 яшькә кадәрге татарстанлылар өч елга бер тапкыр, ә 40 яшьтән соң ел саен диспансеризация узарга тиеш. Тикшерү ике этапта үткәрелә. Башта гомуми күзәтү һәм база тикшеренүләре билгелиләр. Кирәк очракта, өстәмә анализлар тапшырырга җибәрәләр. Шулар арасында пациентның җенесенә һәм яшенә бәйле онкоскрининг та бар.

Сәламәтлекне тикшерү үз эченә кан басымын үлчәүне, ЭКГ һәм холестерин дәрәҗәсен бәяләүне ала, бу гипертонияне вакытында күрергә ярдәм итә. Кандагы шикәрнең югары булуы диабет үсешен күрсәтергә мөмкин. Яман шешкә скрининглар шулай ук мөһим урын алып тора: 40 яшьтән соң хатын-кызларга маммография, аналык муентыгындагы яман шешне ачыклау өчен ПАП-тест, үпкә флюорографиясе, эчәклекне тикшерү билгелиләр. Бу тикшеренүләр еш кына яшерен рәвештә уза торган авыруларны ачыкларга мөмкинлек бирә.

Барлык процедураларны үзең беркетелгән поликлиникада ОМС полисы буенча бушлай узарга мөмкин. Моннан тыш, диспансеризация артык авырлык, тәмәке тарту, нәселдәнлек кебек куркыныч факторларны ачыкларга да ярдәм итә. Алынган мәгълүматлар нигезендә табиб профилактика чараларын сайлый. Үз халәтен аңлаган кеше өчен бу еш кына зарарлы гадәтләрдән баш тарту, күбрәк хәрәкәт итү һәм туклануны үзгәртү өчен мотивация булып тора.

«Бүген тикшерүләр күпләр уйлаганга караганда тизрәк һәм уңайлырак уза. Бу формальлек түгел, ә сәламәтлекне саклауның реаль ысулы», – дип аңлата баш табиб урынбасары Эльвира Сәйфетдинова.

Профилактика авыруларга каршы төп көрәш чарасы булып кала. Гипертония булган кешеләргә тәмәке тартудан баш тартырга, тозны чикләргә, физик яктан актив булырга һәм кан басымын контрольдә тотарга кирәк. Диабет очрагында баланслы туклану, шикәрне контрольдә тоту һәм нормаль авырлыкны саклау зур әһәмияткә ия. Онкология куркынычын киметү өчен, тәмәке тартудан һәм алкоголь кулланудан баш тартырга, даими тикшерүләр узарга, рационга күбрәк яшелчә һәм җиләк-җимеш кертергә, шулай ук тирене ультрашәмәхә нурлардан сакларга кирәк.

Сәламәтлек турында бүген үк кайгырту зарур. Авыруны кисәтү, аның нәтиҗәләре белән көрәшүгә караганда, һәрвакыт җиңелрәк.

 

Материал Республика җәмәгать сәламәтлеге һәм медицина профилактикасы үзәге заказы буенча әзерләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев