Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Табигать сагында торабыз

Бу атнада тыюлык хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә.

Бу уңайдан “Зөя буйлары” заказнигы начальнигы Фаил Галиев белдерүенчә, тыюлыкта бик күп эшләр башкарыла. Шулардан – урманны җыештыру, агачлар утырту, Кызыл китапка кертелгән үсемлекләр, кошлар һәм хайваннарның исәбен, яшәешен карап, тикшереп тору. Заказник территориясендә төлке, янут токымлы эт, поши, кабан дуңгызы, соры куян, кушаяк яши. Шулардан Кызыл китапка кертелгәннәре – соры әрлән, болын йомраны, зур кушаяк. Ә кошлардан – соры, озын койрыклы ябалак, сазлык ябалагы, үлән кошы, поручейник, һөдһөд кошы. Заказник тарафыннан “Мин һәм Кызыл китап”, “Парклар маршы”, “Балык булсын!”, сыерчык оялары кую буенча чаралар үткәрелә. Шулай ук мәктәпләргә барып экологик лекцияләр дә үткәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев