Тагын бер буалы мошенниклар корбаны булды. Ул 80 мең сумыннан коры калды
Март башында Буа районында яшәүче моңа кадәр дә таныш булган мошенниклык схемасы корбаны булды.
Аның мессенджерындагы мәктәп төркеменә ДТП турында файл белән арк-файл килә. Аны ачканда ир-атның телефоны блокировкалана. Алдарлар аның телефоны белән ерактан идарә итә башлыйлар. Госуслугадагы шәхси мәгълүматларына, исәпкә алу кенәгәсенә, онлайн-банкларына керә башлыйлар. Һәм аның исәбендәге 80 мең сум акчаны башка региондагы банкка күчереп куялар.
Буа районы буенча эчке эшләр бүлеге социаль челтәрләрдәге, месенджерларга килгән шикле сылтамаларга бамаска чакыра. Хәтта алар танышлардан килсәләр дә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев