«Тәмле Казан» гастрономия фестивале Россиянең иң яхшы 50 туристик вакыйгасы арасына керде
«Тәмле Казан» гастрономия фестивале Россиянең иң яхшы 50 туристик вакыйгасы исемлегенә керде. Бу хакта Russian Event Awards халыкара премиясенә йомгак ясаганда билгеле булды. Чара бүген Түбән Новгородта узды, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.
«Тәмле Казан» гастрофестивале Геннадий Шаталовның «Туристик вакыйга: идеядән туристка кадәр» китабы битләренә эләкте. Басмада төрле елларда Russian Event Awards премиясе лауреатлары булган 65 чара турында мәгълүмат тупланган, дип хәбәр итә Туризмны үстерү комитеты.
Исегезгә төшерәбез, быел «Тәмле Казан» гастрономия фестивалендә 55 меңгә якын кеше катнашты. Мәйданчыкта уникаль кофе пар машинасы тәкъдим ителде, ә мастер-классларда шеф-поварларның ярдәмчесе робот-эт булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев