Таныш номердан килгән ДТП турында хәбәр буалыны акчасыз калдырды
Буа районы эчке эшләр бүлеге хәбәр итүенчә, Буада яшәүче 42 яшьлек абонент үзенең МАКС мессенджерында сакланган абонентттан арк-файл кушымта белән ДТП турында хәбәр ала.
Ул әлеге файлга баса һәм шуннан соң төрле банклардан кодлар белән хәбәрләр килә башлый. Икенче көнне кредит картасы торышы турында хәбәр ала. Шул рәвешле ул 37 мең сум акчасыннан колак кала. Мошенниклар көннән-көн яңа алдау алымнары уйлап табалар. Сак булыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев