Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

“Таш дивар артында кебек яшисең” Буа районыннан Зәйнетдиновларның гаилә тарихы

Бу сүзләрне Бикмураз авылында яшәүче Гөлнара Зәйнетдиновага күршеләре еш кабатлыйлар. Алар ире Алмаз белән 18 ел элек гаилә корып, бүгенге көндә 4 бала тәрбиялиләр.

 

 

Гөлнара да, Алмаз да – авыл балалары. Берсе Бик-Үти кызы булса, икенчесе – Кыр Тәүгелдесе егете. Берникадәр вакыт шәһәрдә яшәп алсалар да, туган як аларны үзенә тартып кайтарган.

Яшьләрнең мәхәббәт тарихы гади авыл клубында башлана. Алмаз дус егетләре белән 6 километр ераклыкта гына урнашкан Бик-Үти авылы клубына еш бара. Күрше авылның кызлары чибәр, шулар арасыннан Гөлнара дигәне бигрәк күңелгә ята. Матур, сөйкемле, акыллы, елмаеп сөйләшә. Тик егеттә кыюлык дигәне генә чамалы шул, кырыйдан озак күзәтеп йөрсә дә, барып сүз катырга тәвәккәлли алмый. Кызның Казанда яшәвен, эшләвен сорашып белешкәч, ике дә уйламый Алмаз да авылдан китеп, шунда эшкә урнаша. Зур шәһәр батырлык өстәп җибәрәме, бер тапкыр ялга кайткач, егет, ниһаять, Бик-Үти клубына барып, кызны озатырга уйлый.

– Ул вакытта авыл клублары гөрләп тора иде, яшьләр күп. Дискотека беткәч, кешенең сирәгәюен, Гөлнараның өенә кайтырга чыкканын көттем. Ул дус кызлары белән авыл урамыннан бара, мин дә артыннан күзләп кайтам, бервакыт үзе генә аерылып,  өенә таба китте. Аны куып җиттем, үзен озатуын чамалады инде. Ни әйтергә дә аптырадым: “Сезнең урамда су колонкасы бар иде, шунда барам”, дидем. Алдавымны белде инде, - дип сөйли беренче свидание турында Алмаз.

Ул кичне тәвәккәллек өчен әйтелгән ялганга кыз ачуланса да, үҗәт егет барыбер артыннан калмый, озата, тик менә капка төбенә җитеп, сөйләшә башлаганда гына Гөлнараның әнисе чыгып, кызын алып кереп китә. Авылда “пешмәгән” очрашу соңрак Казанда була. Алар очраклы рәвештә генә бер үк шәһәр автобусына утыралар, сөйләшеп китәләр, шул көннән башлап, яшьләр арасында хисләр кабына, очраша башлыйлар. Авылга ялларга кайтып, кабат клубта күрешкәч, егет кызны урларга теләвен әйтә. Алдан Гөлнара моны шаярту, дип кабул итә, аннан кабат сорый, җитди сөйләгәнен аңлап,  шарт куя – кешечә булсын, әти-әнидән кулымны сорап кит, ди. Шулай итеп, ике авыл кода-кодагыйлары сүз куешып, балаларының туен үткәрәләр.

Яңа гаилә тормышын ике кашыктан башлый. Өйләнешүгә Казанга чыгып китәләр, вакытлыча яшәп торырга квартира табалар. Шунда беренче уллары Илмаз туа. Гаилә башлыгы төзелеш эшләре белән шөгыльләнә. Ләкин тора-бара заказлар сирәгәя, акча кереме азая. Шуңа Зәйнетдиновлар кире туган якларга әйләнеп кайтырга сөйләшәләр. Буада Алмазның туганының йортында вакытлыча яшәп торалар, шунда икенче кызлары Ләйсән туа.

– Барлык яшь гаиләләр кебек без дә ана капиталы алдык та, шуңа үзебезгә йорт сатып алырга булдык. Акчабыз Бикмураз авылында бер кечкенә генә, иске йорт алырга гына җитте. Анысына да шатландык, үз куышыбыз булды. Шуннан бирле әкренләп төзибез – бөртекләп эшләп алган акчага зурайттык, матурлаттык, - дип сөйләде Алмаз.

Тырышканга Ходай да булыша. Бер тапкыр Алмаз энесе Азат белән Димитровград шәһәренә командировкага баргач, бер абзый белән танышалар. Ул мөселман кешесенә эшләп түләү шарты белән “КамАЗ”ын сатарга теләвен әйтә. Ике туган киңәшләшәләр дә, әлеге тәкъдимне кабул итәләр. Хәзер инде Алмазның бер генә йөк автомобиле түгел – икәү, ул алар белән эшләп, гаиләсен ашата. Инде алар хәзер алтау – Илмаз белән Ләйсәнгә кечкенәләре – энекәш һәм сеңелкәш туа – Замир белән Замирә.

Кечкенәләре дигән-нән, төпчек, дүртенче баласы туып, ун көн узгач, Гөлнараны үзен генә экстрен рәвештә Казанга дәваханәгә җибәрәләр. Ун көнлек бала һәм калган өчесе белән ирем нишли, дип елый ул. Тик Алмаз бөтен авырлыкны үз өстенә ала, балаларын бер дигән итеп карый, Гөлнара терелгәч, шатланышып, аны каршы алалар.

– Алмаз бик ышанычлы гаилә башлыгы, күршеләрем: “Син андый ир белән таш дивар артында кебек яшисең”, диләр. Чыннан да шулай, аны очратып, кавышканыма Аллаһы Тәгаләгә мең рәхмәтле. Әти буларак та мактап туймаслык ул, - ди Гөлнара.

Алар балаларына үзләренеке кебек гади авыл тәрбиясе бирәләр. Бергәләп кош-корт асрап, аларны эшкәртәләр, бакчада яшелчә, җиләк-җимеш үстерәләр, йорт эшләрен бергә башкаралар. Кыш көннәрен кар чистарталар, әби-бабаларына кунакка баралар. Ә буш вакытларында әтиләре Алмаз гармунда уйнап, җыр суза. Аңа карап, балалары да җыр-моңга гашыйк, Ләйсән музыка мәктәбенә йөри, Замир гармунда өйрәнмәкче була, быел гына “Миләшкәй” балалар бакчасын тәмамлаган Замирә татар телен-дә узган барлык бәй-рәмнәрдә дә актив катнашкан, кызчыкның җиңүләре дә шактый. Алмаз Зәйнетдинов белдерүенчә, аның өчен балаларның саф татар телендә сөйләшүләре бик мөһим. Чөнки ул кызларыннан, улларыннан бары тик ана телендә аралашуны таләп итә.

Калганнар җырласа, биесә, көй чыгарырга өйрәнсә, өлкәне Илмаз техника ярата, әтисе белән бергәләп, көне буе “КамАЗ”лар ремонтларга әзер.

Кыскасы, авыл җирендә гөрләп яшәп ятучы тырыш, үрнәк гаилә алар. Кемдер артыннан уздырырга тырышмыйлар, бары тик үзләренең гади бәхетләренә сөенеп яшиләр. Иң мөһиме – исән-сау булыйк, диләр. Балалар бераз “эреләнгәч”, аларга диңгез күрсәтәселәре килә аларның. Насыйп булсын, диясе генә кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев