Ташкичү авылында узган ел Көньяк Осетиядә һәлак булган Нәфис Әхәтовны искә алдылар (+фото)
Моннан бер ел элек Көньяк Осетиядә сугышчан задание үтәргә хәрби җыенга барганда офицерлар утырган автобус юл һәлакәтенә очрап, якташыбыз, Россия армиясе капитаны Нәфис Әхәт улы Әхәтов фаҗигале төстә һәлак булган иде. Аны искә алу кичәсе узган шимбәдә Ташкичү авылы (Тимбай авыл җирлеге) мәдәният йортында уздырылды. Анда мәрхүмнең әнисе, туганнары, авылдашлары,...
Моннан бер ел элек Көньяк Осетиядә сугышчан задание үтәргә хәрби җыенга барганда офицерлар утырган автобус юл һәлакәтенә очрап, якташыбыз, Россия армиясе капитаны Нәфис Әхәт улы Әхәтов фаҗигале төстә һәлак булган иде. Аны искә алу кичәсе узган шимбәдә Ташкичү авылы (Тимбай авыл җирлеге) мәдәният йортында уздырылды. Анда мәрхүмнең әнисе, туганнары, авылдашлары, район башлыгы вазифалаврын башкаручы Илдар Еремеев, Буа һәм Чүпрәле районнары буенча хәрби комиссар Радик Төхфәтуллин, сугышчан әфганчылар җәмгыяте җитәкчесе Ренат Хәсәнов катнаштылар. Кичәдә Нәфис Әхәтовның авылдагы тормышын искә төшерделәр, аның хөрмәтенә җырлар җырланды, шигырьләр сөйләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев