Татар җанлы мөслимә
Ике елдан артык вакыт дәвамында Буа мөхтәсибәте ай саен видеожурнал чыгарып бара. Анда районда барган дини вакыйгалар, буалы мөслим-мөслимәләрнең, мәдрәсә шәкертләренең белемнәрен арттыру буенча мөхтәсибәтнең эшләре тасвирлана.
Әлеге видеожурналны язмалар белән тулыландырып, район газетасының buinsk-tat.ru сайтына урнаштырганда гел игътибар итәм: экранга саф татар телендә сөйләүче хатын-кыз чыга һәм тапшыруны үтемле итеп алып бара. Бу мәкаләне язу уңаеннан ниһаять, аның белән танышып кайттым. Ул – Буа шәһәрендә яшәүче Лилия Вәлиуллина икән.
Мәкалә герое Лилия үзе дә, каенанасы, каенатасы, бүгенге көндә Буа шәһәрендә яңа мәчет торгызу эшләре белән мәшгуль булган ире Шамил да, гомумән, Вәлиуллиннар гаиләсенең Ислам дине кануннары буенча яшәүләре күренеп тора. Диварларда мәчет сурәтләре эленгән, бүлмә киштәләре китаплар белән шыплап тулган. Аларның яртысы – дини, яртысы – татар телендә.
– Яшьли рус телендә белем алсам да, татар телендә камил дәрәҗәдә сөйләшергә хыяллана идем. Әтием Хаммат Фәйзрахманов та гаиләдә татарча сөйләшүне таләп итеп куйды. Тик миңа безнең уртак аралашу гына җитми иде. Үзлегемнән татар телендәге китаплар укый башладым. Алар тел байлыгымны арттырды, - диде Лилия.
Моның белән генә чикләнми кыз, үз нияте белән Казан дәүләт университетына (КФУ) укырга керә. Анда белем ала башлагач, икенче дөнья ачылган кебек була; татар теленең грамматикасын, җөмләләрне дөрес төзәргә өйрәнү, сөйләмнең мәгънәле итеп яңгырату һәм ана телендә әсәрләр язучы, шигырьләр иҗат итүче танылган шәхесләрнең тормыш юллары белән танышу Лилия өчен мавыктыргыч була.
– Күптән инде университетны тәмамласам да, татар телен өйрәнүне ташламыйм. Кичләрен китаплар укыйм. Балаларымны да үз телебездә сөйләшергә өндим, - диде хуҗабикә бүлмәдәге кечкенә китапханәсенә күрсәтеп.
...Туган телендә авыз тутырып сөйләшергә теләгән кечкенә Лилиянең дин юлына да басарга хыялы зур була. Әле өстәлне генә буйлаган кыз табын артындагы ап-ак яулыклы әбиләрнең моңлы итеп дога укуларын йотлыгып тыңлап тора. Их, шулар кебек Коръән сүрәләрен беләсе иде, дип максатчан уен күңеленә салып куя. Ходай Тәгалә изге нияттә булган кешесенә ярдәм итә бит ул, үсеп җиткәч Лилия намазга баса.
– Аллах амәнәтендә булган бәндә бервакытта да яман юлга керми. Ул холкы белән дә мәрхәмәтле, акыллы, тырыш була. Шуңадыр да мин үземә тормыш питәше итеп Шамилне сайладым, - диде мәкалә героебыз.
Ә без, редакция хезмәткәрләре, Шамилнең нинди максатчан, үҗәт икәнен яхшы беләбез. Физик яктан чикләнгән егет ике катлы мәчет төзетсен әле! Әйтсәң, күпләр ышанмас. Әлбәттә, монда Лилиянең дә өлеше саллы. Ул киңәшче дә, таяныч та, һәрбер башлангычка өмет биреп торучы да. Буаның Май урамында торгызылган яңа мәчет Вәлиуллиннарның ул – уртак җимеше. Әле күптән түгел генә эчке ремонт эшләре тәмамлангач, Лилия һәм шәһәрдә яшәүче башка мөслимәләр мәчетне юып, җыештырып чыгардылар. Шамилнең әнисе аларга табын корып, сыйлады.
Каенана дигәннән, мин Лилиянең Роза апага булган мөнәсәбәтенә дә шаккаттым. Ул җае чыкса-чыкмаса да “әни” сүзен гел кабатлый. Бу хәлгә гаҗәпләнгәнемне сизенгәч: “Әни минем бәхет өчен туган ул” – дип әйтте. Әти-әнине өстен куярга, хөрмәт итәргә дигән гыйбарәне дин дә раслый бит. Лилиядә ул Ходай кушуы гына түгел, ә күңел якынлыгы да, әхлакый тәрбия нәтиҗәсе дә.
Мәкаләне видеожурналдан башладык, соңыннан да аны искә төшереп үтик әле. Аңа керәсе сюжетларның әзерләнүе, кадрдагы текстларның язылуы хакында берничә сүз әйтмичә булмый. Буа мөхтәсибәте үткәргән барлык чараларны ире Шамил видеокамерага төшереп кайта. Аннан Лилия белән бергәләп видеокадрларны бәялиләр, кайсылары сюжетларга керәсен карар кылалар. Аннан Лилия аларга татарча текст яза башлый, үзе укый да.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев