Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Татар Буасы авылы фельдшеры мунчада агуланган балаларны коткарган булган

Резедә Йосыпова бүгенге көндә ул 500дән күбрәк кешегә медицина ярдәме күрсәтә.

«Мич тә якты. Кеше дә дәвалады» 
Резедә Йосыпова Буа медицина училищесын тәмам-лагач, биш ел дәвамында Казанда республика балалар клиник дәваханәсендә эшли. 1992 елда Татар Буасы авылы егете Рәүф Йосыповка кияүгә чыгып, эшкә кайтып урнаша. Иске генә бинаның бер чатында бүлеп бирелгән фельдшерлык-акушерлык пунктында уңайлыклар булмый. Резедә Фәрит кызына ягулыкка кадәр үзенә юнәтергә туры килә. Ул вакытта Татар Буасы Ырыңгы авыл җирлегенә керә.

Бинаны ягар өчен утын яисә күмер кайтартырга авыл җирлеге рәисеннән справкага кул куйдырырга, пичәт суктырырга кирәк. Шулай итеп яшь хатын иртән иртүк 4 километр җәяү барып, документ алып, аннан йөк автомобиле яллап, район ягулык базасыннан утын яки күмер төяп алып кайта. Аны техник хезмәткәр белән икәүләшеп сарайга ташыйлар, чиратлашып мичкә ягалар. Су да булмый, фельдшер аны чиләкләп, 300 метр ара үтеп үз өеннән ташый. Су күп кирәк, медицина процедуралары үткәрергә дә, шприцлар кайнатырга, бина эчен чисталыкта тотарга. Кыскасы, чиләкләр күтәреп, әллә ничә тапкыр әйләнеп килергә туры килә. Моның өстенә әле телефон да юк.

Авылда ике генә йортка кертелгән. Авыр хәлдәге пациентларга район дәваханәсеннән «Ашыгыч ярдәм» автомобилен чакыртыр өчен фельдшер аларга йөгерә. Җиһазлар да ярлы, кулдан ясалган, күбрәк агач сәкене хәтерләткән кушетка, иске ике урындык һәм бер өстәл. Иң кирәге — дарулар, укол ампулаларын сакларга суыткыч юк. Ул вакытта авылларда сабыйлар күп туган, аларга прививканы көнлек кенә ташырга туры килә. Авылдан Буа вокзалына җәяү барып, аннан шәһәр автобусына утырып, көн уртасында гына кире авылга кайтып җитә. Суыткыч булмагач, соңгы балага прививка салып бетергәнчегә кадәр эштән китә алмый. 

— Ничек чыдаганмындыр, дип уйлыйм. Сабыр булдым инде. Шул 32 ел эчендә 4-5 тапкыр бинадан бинага күчендем. Кышын бүлмә температурасы 8 градус булганда да эшләдек. Хәзерге заманча ФАП бинасы җәннәт кебек тоела, — диде ул.

Гади фельдшер коткарган гомерләр

Сабырлык дигәннән, анысы әле дә сынала. Эштән соң шәхси тормышны, ялны читкә куеп, "вызов«ларга чыгып киткәндә ачулану да, вакыт белән исәпләшү дә юк. Эшләү дәверендә көнен дә, төнен дә ярдәм күрсәтергә, дип чыгып йөгерүләр күпме булган икән?! Санап бетергесез, дип елмая ул. Нәкъ менә йөгерүләр! Чөнки минутлар гына түгел, секундлар да кадерле икәнен яхшы белә. Кайбер көннәрне медицина кирәк-яраклары тутырган авыр чемоданны асып, авылның бер башыннан икенчесенә кадәр өчәр тапкыр барган очраклары да була. 

— Истә калган: бер елны мунчада юынып утырганда бер апа килеп керде. Зинһар, тиз кил, иремнең кан басымы нык күтәрелде, ди. Өстемә бер чиләк җылы су койдым да, чыгып йөгердем. Аның кебек уйламаганда чакырулар күп булды инде. Берсендә духовкага куйган бәлешем шулай кабынган килеш калды. Узган ел ирем Рәүфнең туган көнендә өй тулы кунаклар җыелды, барысы да шулай утырышып калдылар, ә мин авыру янына киттем, — диде Резедә Фәрит кызы. 

Гади авыл фельдшеры кайчакта кеше гомерен коткарса да, аның батырлыгы пациент белән икесе арасында гына кала. Калганнар: «Молодец, эше шул», диләр. Ул вакытында килеп, белемен, батырлыгын җыеп, тиешле ярдәм күрсәтмәсә, ниләр булуын күпләр күз алдына да китерми. Резедә Йосыпова шундый ике хәлне искә төшереп, әле дә дулкынланып сөйли. Күп еллар узса да. Беренчесендә ул ике баланы «теге дөньядан» тартып чыгара. Чакыру буенча барса: өч бала исле мунчада юынып агуланганнар, берсе аз гына күзен ачкан, икесенең хәлләре авыр, суламыйлар да кебек, аңнары юк. Әти-әнисенең сабыйлары өчен өзгәләнүләренә карап йөрәк авырта. Резедә Йосыпова бирешми, аларны да тынычландырып, балаларга тиз арада ашыгыч ярдәм күрсәтә. Озак тырыша, нәтиҗәсе була. Берникадәр вакыттан соң балалар әкрен генә күзләрен ача башлыйлар. Уйлап карасаң, әле яши генә башлаган ике бала тормышы бит ул. Әти-әнисе «коткаручыга» күз яшьләре аша рәхмәт әйтәләр. 

Тагын бер вакыйганы яхшы хәтерли. Анысында бер ир-атка ярдәм күрсәтергә чакыралар. Ул авыртуга түзә алмыйча караватында бәргәләнә. Резедә Йосыпова симптомнарны сорый, табиб кебек төгәл диагноз куя алмаса да, «сигналның» йөрәк-кан системасыннан «килүен» чамалый, укол сала. Кичек-мәстән дәваханәгә озата. Ни гаҗәп, табиблар пациентка микроинсульт, дип диагноз куялар. Әгәр дә беренче медицина ярдәме булмаса, башка кан саву мәйданы зуррак булган булыр иде, дип әйтәләр. Гаилә фельдшерга озак вакытлар буе рәхмәт әйткән. 

Менә шулай йөгереп, авы-руларның: «хәлем яхшырды», «Аллага шөкер, ашый-эчә башладым, аягымда йөрим» дигән сүзләренә сөенеп гомер узган. Резедә Йосыпова ире Рәүфкә, балаларына бик рәхмәтле. Гаиләдә аңламасалар, әбиләр әйтмешли «халык врачы» булып эшли алмас идем, дип безне елмаеп озатты ул.

Әлфинур Йосыпова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев