Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Татар егетләре түбәтәйле, ә кызлары аның калфаклы. Буада балаларны бакчадан ук татар рухында тәрбиялиләр (фото)

Моңа ачык мисал булып районда ел саен мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләре арасында тәрбияләнүче 5 -7 яшьлек балалар арасында уздырылган “Татар егете” һәм “Татар кызы” район конкурсы тора.


Күптән түгел шәһәрнең  “Кояшкай” балалар бакчасында иң талантлы һәм милли рухта тәрбияләнүче егет-кызлар кабат әлеге бәйгегә җыелды. 
Аны оештыру район мәгариф идарәсе тарафыннан раслана. Нәни талантларны таныту, татар халкының телен, милли гореф-гадәтләрен, мәдәниятен, ватанпәрварлекне тәрбияләүгә   багышланган әлеге күркәм бәйрәмнең башында Бөтендөнья Татарлары Конгрессы канаты астында оешкан Татарстандагы “ Ак калфак” хатын-кызлар иҗтимагый оешмасының җирле бүлекчәсе активистлары тора. Аның җитәкчесе Нурия Гайнуллова сүзләренә караганда балалар бакчаларында тәрбияләнүче нәниләр арасында уздырылучы  әлеге бәйге елдан-ел киңрәк колач җәя. Беренче елларда катнашучылар саны да берничә генә булган, аңа әзерләнү дә күбрәк мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләре кысаларында, төркемнәрдә генә барган. Ә бүген исә, балалар аңа шулкадәр теләп, кызыксынып, гаиләдә әби-бабаларын да җәлеп итеп әзерләнәләр. Кайбер өйләрдә әле дә әбиләр сандыклары һәм анда мәдәни мирасыбызны саклаган чигешле сөлгеләр, кул эшләре саклана. Бала белән гаиләдә әлеге кыйммәтләр турында сөйләшәләр, чыгышларга әзерләнәләр. Бәйгедә катнашучы егет-кызлар  татар халкының милли ризыклары турында белергә тиешләр. Һәм өйдә бергәләп берәр ризык әзерләү дә шундый күркәм күренеш булып тора. 
-Бер карашка әлеге бәйге өйдә мәшәкать тудырса да, бу шатлыклы мизгелләрне берни белән дә алмаштыра торган түгел. Бала шул конкурска әзерләнгәндә күпме кызыклы яңлык белә,  һәрбер гаиләдә традицияләр яңара, гаиләнең якынлыгы тагын да ныгый. Киләчәктә бу бәйгене тагын да зуррак даирәгә чыгару теләге дә юк түгел, ди,- Нурия Гайнуллова. Жюрида катнашучылар балаларның татар телен никадәр камил белүенә аерым игътибар итәләр. Шулай ук катнашучының һәрбер чыгышында миллилек чагылырга тиеш. Баланың сәхнәдә үз-үзен тотышы, сәнгатьле итеп сөйли белүе, җыр-шигырьләрнең мәгънәле,  костюмнарның килешле булуы барысы да исәпкә алынырга тиеш. Иң беренче бала үзе белән таныштырып уза, аннан төркемдә бергә тәрбияләнүче дуслары белән берлектә татар халык йолаларын күрсәтәләр. Өй эше “Әбием сандыгы” дип атала. Әлеге бәйгедә балалар татар халкының көнкүрешендә кулланылган берәр әйбер турында сөйли. Шулай ук өйдән алып килгән татар милли ризыгын ничек итеп пешерүләре һәм аның ни өчен милли ризык булуы турында да биремнәр бар. 
Быел жюри әлеге бәйгедә катнашучылар арасында җиңүчеләрне ачыклар өчен озак вакыт  уйлады. “Татар кызы” исеменә “Аленушка” балалар бакчасыннан  Камилә Әсәдуллина  лаек булды. Ә “Татар малае” булып “Кояшкай”дан Ислам Бакиров танылды. “Ромашка” балалар бакчасыннан Зәринә Галиева “Иң матур сәхнә образы”н күрсәтте, “Йолдызкай”дан Адел Шәрәфетдинов “Иң тырыш малай” булды. “Алтынчәч” балалар бакчасыннан Әминә Иблиева “Иң талантлы кыз” исемен алды. “Светофорик” балалар бакчасыннан Илдар Әхмәтҗанов “Милли традицияләрдә тәрбияләнүче малай”, “Әкият” балалар бакчасыннан Амалия Хәсәнова “Милли традицияләрдә тәрбияләнүче кыз” булуларын дәлилләделәр.  “Миләшкәй”дән Сәйдә Әсәдулина “Иң тырыш кыз”, “Теремок”тан Алинә Мөхәммәдиева “ Иң сөйкемле кыз”, “АБВГДЕЙКа” балалар бакчасыннан Кәрим Юнысов “Иң талантлы малай” исемен алды. Балаларның барысына да Дипломнар  тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев